tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә — Бал ярминкәсе
Чүпрәледә — Бал ярминкәсе

Чүпрәледә — Бал ярминкәсе

Район көнен бәйрәм итү кысаларында — 2019 елның 30 августында 9.00 сәгатьтә Иске Чүпрәле авылының үзәк мәйданында беренче тапкыр бал ярминкәсе узачак. 

Ярминкәгә килүчеләр өчен балның төрле сортлары һәм умартачылык продуктлары тәкъдим ителәчәк.
Ярминкә кунаклары балның күп төрләрен татып карый, умартачылар белән турыдан – туры аралаша, җитештерү нечкәлекләренә төшенә, ә иң мөһиме — кышкыга бал запасы туплый алачак.

Балдан тыш, умартачылыкның башка продуктларын: чәчәк серкәсе, перга, прополис, җиһазлар һәм ветеринария препаратларын һ. б. сатып алу мөмкинлеге дә булачак.

Шулай ук, бу көнне Чәчәк фестивале дә узачак. Матур җәйге бәйрәмдә катнашучыларга чәчәкләрдән күп төрле бәйләмнәр һәм композицияләр тәкъдим ителәчәк.

Бер сүз белән әйткәндә, чүпрәлеләр һәм кайткан кунаклар бу көнне үзләрен баллы, аллы-гөлле чәчәк дөньясында хис итәчәкләр. Рәхим итегез, дип хәбәр итә район хакимияте башлыгы урынбасары Ильмир Измайлов.

http://emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*