tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Елховойда “Ак калфак” очрашу уздырды
Елховойда “Ак калфак” очрашу уздырды

Елховойда “Ак калфак” очрашу уздырды

Елховой авылы мәдрәсәсендә Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте, авыл жирлеге җитәкчелеге белән берлектә оештырылган «Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны” темасына дини-мәдәни чара булып узды. Анда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе , “Альметьевский вестник” газетасы баш мөхәррире Ландыш Зарипова, Әлмәт мөслимәләре җәмгыяте җитәкчесе Наилә Җиһаншина, Елховой авыл җирлеге башлыгы Дания Хәйрисламова, Елховой авылы 1 нче мәхәллә имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов, Р. Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге мөдире Энҗе Хәсәншина һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты.

Очрашуны 18 ел эшчәнлеген шушы авыл җирлеген төзекләндерүгә, аның кешеләре турында өзлексез кайгыртуга багышлаган Дания Хәйрисламова ачып, чарада катнашучыларны сәламләде һәм Елховой авылында башкарылган игелекле гамәлләргә тукталып узды, изге эштә үзләреннән өлеш керткән авылдашларына рәхмәтен җиткерде.

Шушы авылда туып үсеп, бүгенге көндә авыл җирлегендә дини-агарту эшләре алып баручы Искәндәр хәзрәт, Коръән укып, җаннарны сафландырды. Аның тарафыннан сөйләнгән вәгазьләр чарага тирән мәгънә бирде. “Күбәләк” балалар бакчасының нәниләр төркеме һәм урта мәктәп укучыларының чыгышлары күңелләрне сөендерде. Мәдрәсә мөгаллимәсе Гөлфия Фәсхетдинованың һәм мәдрәсәнең беренче шәкерте Миннегөл Гарифуллинаның дин һәм әхлак, хатын-кызның җәмгыятьтә тоткан урыны турындагы фикерләре һәркемне уйланырга мәҗбүр итте.

Наилә ханым Җиһаншина Әлмәт мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тарафыннан юллап җибәрелгән дини китапларны балаларга бүләк итте һәм изге теләкләрен әйтте.

Энҗе Хәсәншина үзенең чыгышында дин һәм әдәп өлкәләрендәге әһәмиятле мәсьәләләрне яктыртып узды.

Ландыш Зарипова мондый чараларның чын мәгънәсендә кирәкле һәм бүгенге көндә аеруча актуаль булуына басым ясады.

“Гаиләнең тоткасы да, милләтнең киләчәге дә хатын-кызлар кулында. Чөнки бала туганнан бирле гомер буена әнисе белән булган бәйләнешне югалтмый. Аны тагын да ныгыту өчен милли, дини гореф-гадәтләргә таянып эшләргә, яшәргә кирәк, – диде ул.

Очрашу барышында яшьләрнең милли кыйммәтләргә тартылулары, туган телне өйрәнүгә булган теләкләре бик югары дәрәҗәдә булуы хакында да әйтелде. Соңыннан уздырылган фикер алышу барышында Елховой мәктәбендә әхлак дәресләре укыта башлауны гамәлгә кертү мөмкинлеге турында тәкъдимнәр кертелде.

“Альметьевский вестник” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*