tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әсәкәйдә “Алтын көз” фестивале
Әсәкәйдә  “Алтын көз” фестивале

Әсәкәйдә “Алтын көз” фестивале

Оренбург өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән Әсәкәй районында “Алтын көз” балалар фестивале сигезенче тапкыр үтте. Бу бәйгедә Әсәкәй районыннан тыш, өлкәнең күрше районнарының татар авылларыннан килгән 4 яшьтән алып 16 яшькәчә булган 150 якын бала катнашты. “Алтын көз” фестивален оештыручылар арасында: Әсәкәй районының мәдәният идарәсе башлыгы Элеонора Дәүләтова, район мәдәният йорты мөдире Зәйтүнә Вәлишина һәм милли-мәдәни мөхтәрияте.

Җыр-биюдән башка фестивальдә күргәзмәләр дә тәкъдим ителде.

DSC-0922

“Алтын көз” фестиваленең сәхнә хуҗалары – сан ягыннан да иң саллысы булган “Ялан” бию төркеме бәйрәмне ачып, нәниләргә сүз бирде.

Әлеге фестивальнең кыйммәте дә шунда: ул өлкәнең төрле районнарында яшәүче татар балаларын берләштерү белән, балалар бакчасыннан алып мәктәп балаларына кадәр бергә аларның татар халык көйләрен башкаруда, татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлау өстендә эшләнеп килүдә.

Оештыручылар белән сәнгатькәрләрнең максатлары уртак.

DSC-1074

Әле Әсәкәй башлангыч мәктәбендә бер ай элек кенә татар телен укый башлаган нәниләрнең чыгышлары да сокландырды.

Узган елдагы Гран-при ияләре, күрше Пономаревка районы Нәүрүз авылыннан килгән балалар оста биюләре, матур җырлары белән тамашачыларның күңелен яулады.

Бу юлы Гран-прига лаеклы булучылар табылмады, шулай да беренче урыннарны яулаучыларның саны артты.

Сәхнәдән көзгә багышлап җыр-моң аша гына дан җырланмады. Шушы ук балалар катнашында рәсем күргәзмәсе дә оештырылды. Алтын көз темасы күргәзмәдәге матурлык белән табигатьнең алтын көз чоры да бергә тәңгәл килгән.

Уңайлы тәэсирләр, чыннан да күп иде. Ел саен фойеда күргәзмә оештыралар, татар халкының күңел бизәкләрен чигүгә салып сөлгеләр, кулъяулыклар эләләр. Фойеда урнаштырылган чигелгән әйберләрдән алып Яңасолтангол бакчасында үскән 27 кг авырлыгындагы кабак та көзге аланны хәтерләтте. Аш күргәзмәсендә бакча хезмәткәрләре, балаларның әниләре пешергән татар халык ашлары: бәлеш, өчпочмаклары, кыстыбый, коймак, кош телләре барлык кунакларны да сыйларга җитте.

Фестиваль географиясе киңәя бара. Ел саен монда яңадан-яңа авыллар тартыла. Бу бәйрәмне оештыру — Әсәкәй районындагы бер дистәгә якын татар авылларында 12 меңләп яшәгән халыкның үз гореф-гадәтләренә тугры булып калуларына тагы бер үрнәк.

Жюри әгъзаларын яшь талантлар куандырды һәм аларга иң яхшы җырчы-биючене сайлап алу җиңел булмады.

Бүләкләрне балаларга иганәче, өлкә Кануннар чыгару җыелышы депутаты, Әсәкәй районының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдус Дәүләтов әзерләгән.

Ә 2014 ел нәтиҗәләре буенча, өлкә күләмендә Әсәкәй районы авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерү буенча җиңүче дип танылса, Илдус Дәүләтовка “Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре” дигән исем бирелде.

Милләтне ныгыту, балаларны барлау, аларның күңелендә яктылык орлыгын үстерү – боларны барысын да “Алтын көз” фестивале берләштерде. Ә алда — зурлар белән бергә балалар да катнаша торган “Ак хисләр” фестивале.

Оренбург өлкәсеннән Ф. Әбсәләмова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*