tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гали авылында Бишенче спартакиада узды
Гали авылында Бишенче спартакиада узды

Гали авылында Бишенче спартакиада узды

Самара өлкәсенең Похвистнево районы Гали авылында өлкәнең татар авыллары арасында “Бишенче Спартакиада” ярышлары узды.

Мондый зур чаралар тормышта гына түгел, ә спорт буенча да тирә–як татар авылларының бердәмләшеп дус– тату яшәвен күрсәтүче бер мисал. Бу ярышны  һәр елны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, танылган эшмәкәр Расих Мөҗәһит улы Латыйпов оештыра. Ул Россия төбәкләрендә генә түгел, ә чит илләрдә яшәүче татарлар арасында да танылган шәхес. “Бишенче Спартакиада”ны тантаналы рәвештә район җитәкчесе Рябов Юрий Федор улы ачты. Ул барлык килгән кунакларга, катнашучыларга изге теләкләрен, уңышлар теләде, татарларның шулай дус, бер гаиләдәй бердәм булып яшәүләренә соклануын белдерде. Бу чарада районның Мансур, Яңа Мәчәләй, Иске Мәчәләй, Гали авылларының спорт сөючеләре катнашты. Программада бик күп төрле спорт ярышлары кертелгән булуы да катнашучыларны бердәм итте. Һәр ярыш төреннән 1,2,3 нче урыннарны яулаучыларга Расих Мөҗәһит улы акчалата бүләкләр тапшырды. Спартакиадада Иске Мәчәләйлеләр җиңде һәм күчмә кубок аларга тапшырылды.

Бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр кунаклар кайнар чәй, кабартма, тәмле коймак һәм башка татар халкының ризыклары белән сыйландылар. Табигатьнең дә матур һава торышы бүләк итүе халыкны тагын да сөендерде, алар үзләренә рухи азык, җан тынычлыгы алып, татар халкының бердәмлегенә сөенеп таралыштылар.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*