tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды
“Халкым минем” тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды

“Халкым минем” тапшыруының иҗат төркеме Төркиядәге татар авылларында булды

Бөтендөнья татар конгрессының Төркиягә «Халкым минем» тапшыруын төшерергә килгән иҗат төркеме икенче көнне Конья провинциясендә урнашкан себер татарлары авылы Бөгрүдилек авылына юл тотты.

photo_00049

Бу авылга егерменче гасыр башында нигез салынган. Омск өлкәсенең Үләнкүл, Кошкүл, Яланкүл һәм башка авылларыннан ислам динен саклап калу, балаларын ислам рухында үстерү, тәрбияләү максатыннан килгән милләттәшләребез шушы җирләргә төпләнеп калганнар. Нигез корганнар, мәчет салганнар, гаилә төзегәннәр, балалар үстергәннәр.

Игенчелек, терлекчелек белән шөгелләнгәннәр. Авылда туксанынчы еллар башында мәктәп ябылгач, күпләр шәһәргә күчсәләр дә, туган нигезләрен саклыйлар. Бүгенге көндә яшәүче халык күп булмасада, бәйрәмнәрдә аларның саны шактыйга җыела.Фермерлар да бар. Үзләре шәһәрләрдә яшәсәләр дә, җир эшен онытмыйлар.

Авылдагы йортлар балчыктан төзелгән, газ кермәгән. Утын юк, күмер яга. Телне, динне, гореф-гадәтләрне саклап яшиләр Бөгрүдилек авылы татарлары.

Икенче тукталыш – Искешәһәрнең Османия авылы. Бу авылга 1904 елда Казан татарлары нигез салган. Араларында Оренбург, Самара, Уфа якларыннан килгән милләттәшләребез дә булган. Вакытында авыл гөрләп торган. Хәзер биредә яшәүчеләрнең күбесе – өлкән яшьтәгеләр. Мәктәп ябылу белән яшьләр якын тирә шәһәрләргә китү ягын караган. Күбесе – Искешәһәрдә тукталган. Ләкин туган нигезләрен, телләрен, гореф-гадәтләрне саклыйлар.

Өченче тукталыш – Искешәһәр. Бу шәһәрдә милләттәшләребез шактый. Быел ул төрки дөньясының мәдәни мәркәзе итеп сайланган, киләсе 2014 елда ул исем Казан шәһәренә күчәчәк. Бу яшьләр шәһәре дип тә атала. Чөнки студентларның саны миллионга җиткән вакыт та була икән.

Искешәһәрдә, быел, халкыбызның үткәнен, бүгенгесен, йолаларын саклаган музей да ачылган. Казан татарларының мәдәни үзәген төзүдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ярдәме бик зур булган. Аны ачу тантанасында ул үзе дә катнашкан.

Татарларыбызны берләштерүче оешманың җитәкчесе – Нәди Өздәмәр. Чыгышы белән Османия авылыннан. Татарлыкны саклау өчен төрле чаралар уздыралар, милли, дин бәйрәмнәребезне онытмыйлар. Сабантуйны да зурлап уздыралар икән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*