tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хәйрия концерты
Хәйрия концерты

Хәйрия концерты

Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм итү өчен хәйрия концерты үткәрәчәк.

junaТөмән өлкәсенең Вагай районы Тугыз һәм Казанлы авылылларында яшәгән татарлар котычкыч афәт кичерде – авылдагы хуҗалыклар су астында калып, авыл халкы вакытлыча яшәп тору пунктларына күчерелде. Барлык мал-мөлкәтләре, йортлары, каралты-куралары су астында калу сәбәпле, аларга тиз арада ярдәм кирәк.

19 май көнне Татарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясында  Татарстанның альтернатив музыка төркемнәре Себердә су басудан зыян күргән татар авылларына ярдәм итү өчен хәйрия концерты үткәрәчәк. Акустик форматта алар үзләренең иң яхшы иҗатларын тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук себер татарлары үзләренең туган яклары турында мини-лекция сөйлиячәк.

elnarКонцертта Рәдиф Кашапов, Эльнар Байназаров, Juna төркеме, Oscar төркеме & C7C5 чыгыш ясаячак, шлай ук махсус кунак – Мубай.

Башлана сәгать 19:00

Барлык җыелган акчалар гуманитар ярдәм җыю фондына китәчәк.

Белешмәләр өчен телефоннар: 253-34-83, +7 903 305 34 83

Концертка билетлар сатыла:

radifТатарстан сынлы-сәнгать музееның Замана сәнгате галереясы кассасында: Карл Маркс урамы, 57

CONCERT.RU сайтында һәм кассыда

Бөтендөнья татар яшьләре форумында: Карл Маркс урамы 38/5, 304

Vegan Day эко-кибетендә: Мәрҗәни урамы, 18

Акчалата ярдәм итү өчен счет ачылган:
Сбербанк картасының номеры – 639002679010167017, Зарипов Йусуф Айтмухаметович, +7 982 133 26 20.

oscarКазандагы гуманитар ярдәм җыю пунктлары ачык:

  1. “Ярдәм” мәчете. (Серов урамы, 4а йорт, телефоны – 223-03-59).
  2. “Мәрҗани” мәчете. (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт, телефоны – 293-36-86).
  3. “Иман нуры” мәчете. (Нагорный бистәсе, Дорожная урамы, 32 йорт, телефоны – 8 (919) 647-58-06).

Концертка аккредитациия: [email protected], телефон: +7 937 626 79 61, Рәдиф.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*