tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закировның котлавы

Хөрмәтле укытучылар!

Катлаулы тарихлы, бай мәдәниятле татар халкының илебездә һәм  гомумән дөньяда танылуына, аның милли үсешенә зур өлешне Сез, укытучылар, кертәсез.  Глобализациягә бәйле үзгәрешләр һәм милли күтәрелеш чорында туган телебезне һәм әдәбиятыбызны укыту – гаять авыр һәм мактаулы вазыйфа.

Сез,  укытучылар  һәм  татар рухиятын өйрәнүче галимнәр, методистлар,  сез тәрбияләгән укучылар, мәдәният-сәнгать, матбугат, фән  хезмәткәрләре белән бергәләшеп, Татарстанда һәм чит төбәкләрдә алып барылган милли чараларда, иҗтимагый эшләрдә әйдәп барасыз. Бөтендөнья татар конгрессының һәм башка гомумтатар оешмаларының эшчәнлегенә туган тел, әдәбият, мәдәният белгечләре  җан өреп, акыл өләшеп тора.

Яшь буынны тәрбияләүгә зур хезмәт куюыгыз, кардәшләребезгә һәм төрле милләт вәкилләренә туган телебезгә карата хөрмәт тәрбияләвегез, республикабызның йөзен билгеләүче барлык изге гамәлләрегез өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә! Милләтебезнең рухи байлыкларын, гореф-гадәтләрен, гасырлар буе сакланып калган газиз ана телебезне яшь буынга амәнәт итеп тапшыру – иң изге уртак бурычыбыз.  

Сезне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән һөнәри бәйрәмегез Укытучылар көне белән тәбрик итәбез! Авыр һәм мактаулы хезмәтегездә иҗади унышлар, күңел көрлеге, саулык – сәламәтлек телибез!

Сез булганда телебез, динебез,тарихыбыз яшәр дип ышанабыз!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе    Ринат  Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*