tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иске Кулаткыда «Авыл кызы»н сайладылар
Иске Кулаткыда  «Авыл кызы»н сайладылар

Иске Кулаткыда «Авыл кызы»н сайладылар

Милләттәшләребез күмәкләeшеп яшәгән төбәкнең яшь, чибәр кызлары – Иске Атлаштан Лилия Сәйфетдинова, Иске Мостяктан Альбина Шаяхметова, Урта Терешкадан Раилә Юсупова, Карамалыдан Алсу Хәбирова, Усть Кулаткыдан Валерия Щеглова, Иске Зеленайдан Рәмзия Алиева, Иске Кулаткы механика-технология колледжыннан Гөлфия Шабакаева hәм Бахтеевкадан Эльвира Хайрова конкурсның «Тәмле ризыклар», «Мин Президент булсам», «Ана булу хисе», «Сәнгать остасы» сынауларында катнашып, үзләренең иҗади осталыкларын, зирәк, җитез hәм тапкыр булуларын күрсәттеләр.

    Мәртәбәле жюри карары нигезендә, «Авыл кызы-2018» район конкурсында җиңүче итеп Иске Мостяк авылыннан Альбина Шаяхметова танылды. Бар яктан да талантлы вә сәләтле Альбина бәйгенең Гран-приена лаек булды. Ә калган катнашучылар төрле номинацияләр буенча җиңүче исемен алдылар.

Мөхтәрәм җитәкчеләр – район башлыгы Эдуард Ганеев, район администрациясе башлыгы Илдар Аблязов, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк политсоветы вәкиле Николай Мясников hәм районның үзәкләштерелгән клуб челтәре мөдире Артур Деникаев, район конкурсында үзләрен сынап карарга тәвәккәлләгән гүзәл затларны сәламләп, Мактау грамоталары белән истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Рузия Хәлимова, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*