tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Кара пулат” мәчетендә Җәйләү эшли
“Кара пулат” мәчетендә Җәйләү эшли

“Кара пулат” мәчетендә Җәйләү эшли

Урмай авылының “Кара пулат” мәчетендә җәйге Җәйләү (лагерь) эшләп килә. Базар көннән (26 нчы июль) башланып киткән киләсе җомга 07 нче августка кадәр дәвам итәчәк.

60 ка якын бала иртәнге 8 дән “Кара пулат” җәмигъ мәчетенә ашкына. Анда аларны мөгаллим-тәрбиячеләре Фәнис хәзрәт Сафиуллин, Айсылу ханым Сәйфуллаева, Айнур Табаев, Ринат Кушаев көндәлек программа белән көтеп торалар.

Программада укыту дәресләре белән уенлы физик күнегүләр дә каралган. Тамакны ялгап җибәрү өчен вакытлы кухня булдырылган: анда чәй, төрле тәмле эчемлекләр һәм башка җиңел ризыклар белән авыз итү каралган. Булышучы волонтер кызлар группасы да эшли. Җәйләүдә халкыбызның милли бәйрәме сабан туе бик күңелле үтте. Алдагы көннәрдә җәйге Казанга сәяхәт кылу чарасы да каралган. Шушы көннәрдә Җәйләү комфортлы автобус белән сәфәргә чыгачак.

Урмай авылы сайты материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*