tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кенә мәктәбе фестивальдә катнашырга чакыра
Кенә мәктәбе фестивальдә катнашырга чакыра

Кенә мәктәбе фестивальдә катнашырга чакыра

Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитеты, Балтач муниципаль районы  мәгариф бүлеге, Балтач муниципаль районы мәдәният бүлеге, Балтач муниципаль районы «Кенә төп гомуми белем мәктәбе» укучылар өчен «Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова талантлар барлый» исемле татар җырының районара ачык конкурс-фестивален үткәрә.

logo1Фестиваль Кенә мәктәбенең 100 еллык юбилеена хәзерлек  чорында үткәрелә. XX-гасырның 50-80нче елларында зур тарихлы мәктәбебездә  Арча һәм Балтач районнарының 18 авылыннан килеп белем алганнар. Җыр-моңга гашыйк укучыларыбыз төрле һөнәрләр алып, һәрберсе үз юлын  тапкан-тормышта югалып калмаган. Алар арасында Татарстан Республикасы  тарихына якты хатирәләр калдырган шәхесләр күп.

Фестиваль Таатсртанның атказанган җырчысы Җәвәһирә Сәләхова, Татарстанның халык җырчысы Римма Ибраһимова кебек якташларыбызның дәвамчыларын барлау максатыннан үткәрелә.

Р.В.Низамиев, Кенә төп гомуми мәктәбе директоры

Укучылар өчен «Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова талантлар барлый» исемле татар җырының районара ачык конкурс-фестивален үткәрү турында

НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми мәгълүмат

Татарстан Республикасының Балтач муниципаль районы мәгариф бүлеге, Балтач  муниципаль районы мәдәният бүлеге, Балтач  муниципаль районы Кенә төп гомуми белем мәктәбе, Татарстанның халык артисты  Римма Ибраһимова  белән берлектә “Талантларны барлар чак” конкурс-фестивале(алга таба-фестиваль) үткәрә.

  1. Фестивальнең максаты:

Фестиваль Кенә мәктәбенең 100 еллык юбилеена хәзерлек чорында үткәрелә.Узган гасырның 50-80 елларында зур тарихлы мәктәбебездә Арча һәм Балтач районнарының 18 авылыннан килеп белем алганнар.Җыр-моңга гашыйк укучыларыбыз төрле һөнәрләр алып, һәрберсе үз юлын тапкан-тормышта югалып калмаган. Алар арасында Татарстан Республикасы тарихына якты хатирәләр калдырган шәхесләр күп.

Фестиваль Татарстанның атказанган артисты Җәвәһирә Сәләхова, Татарстанның халык артисты  Римма Ибраһимова кебек  якташларыбызның дәвамчыларын барлау,  шулай ук балаларның талантыначу, укучыларның башкару сәләтләрен үстерү,татар милли музыкасы аша

укучыларга мәдәни һәм әхлак тәрбиясе бирү максатыннан үткәрелә.

  1. Катнашучылар

«Татарстанның халык артисты  Римма Ибраһимова талантлар барлый» районара ачык конкурс-фестивалендә  7 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге  гомуми белем бирүче мәктәп укучылары катнашырга мөмкин.

  1. Фестивальне оештыручылар
  • Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты;
  • Балтач муниципаль районы мәгариф бүлеге;
  • Балтач муниципаль районы мәдәният бүлеге;
  • Балтач муниципаль районы«Кенә төп гомуми белем мәктәбе» .
  1. Фестивальне оештыру һәм үткәрү тәртибе.
  • «Татарстанның халык артисты  Римма Ибраһимова талантлар барлый» конкурс-фестивале 2015 нче елның 2 декабрендә үткәрелә.
  • Конкурста катнашырга теләүчеләр 25 нче ноябрьдән дә соңга калмыйча, оештыру комитетына анкета-гаризалар җибәрергә тиеш.

5.1. Фестиваль яшь аралыгы буенча 2 төркемгә бүленеп үткәрелә:

7-10 яшьлек, 11-15 яшьлек балалар.

5.2.     Номинацияләр:

  • композиторлар әсәрләре;
  • вокаль ансамбль, дуэт, трио,квартет;
  • фольклор (җырлы-биюле композиция);
  • нәфис сүз;
  • татар халык җырлары.

5.3. Конкурс-фестивальдә катнашучыларның номеры гаризалар килү тәртибендә  төзелә.

5.4. Оештыру комитеты катнашучыларны репетиция заллары белән тәэмин итә.

5.5. Фестивальдә җырны үз тавышы белән башкару шарт.

  1. Конкурс-фестивальнең эш тәртибе

08:00-09:00 Фестивальдә катнашучыларны теркәү (регистрация)

09:00-09:15 Конкурс-фестивальнең ачылу тантанасы.

09:15-12:00 Конкурс-фестивальдә катнашучылар чыгышы.

12:00-13:00 Тәнәфес.

13:00-14:00 Фестивальнең ябылу тантанасы, җиңүчеләрне котлау.

19:00 Конкурс лауреатларының Гала-концерты.

  1. Нәтиҗә чыгару һәм җиңүчеләрне бүләкләү

Фестивальдә катнашкан барлык укучыларга да  катнашу сертификатлары, җиңүчеләргә дипломнар  тапшырыла. Гран-прига лаек булган укучыга Бөтендөнья  татар конгрессы башкарма комитетының махсус бүләге тапшырыла. Нәтиҗәләр буенча боерык әзерләнә.

Белешмәләр өчен адреслар һәм телефоннар:

Электрон почта адресы: [email protected]

422266, Балтач районы, Мәктәп урамы, 5а нчы йорт.
Телефон/факс: +7 (843) 2-85-56; +7 919 637-8006 (тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Наил кызы Низамиева)
«Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова талантлар барлый” исемле татар җырының районара ачык конкурс-фестивалендә   катнашу өчен гариза

Хронометражы күрсәтелгән башкару программасы (Мәсәлән, җырының исеме һәм вакыты)
Номинация
Башкаручының фамилиясе, исеме, (тулы килеш)

Концертмейстрның фамилиясе, исеме,әтисенең исеме (тулы килеш)

Башкаручының (ансамбльнең) яше
Ансамбльнең составы, башкаручылар саны
Оешма (устав буенча), адрес һәм телефон
Катнашучының телефоны
 Оешма җитәкчесенең исем, фамилиясе

«            »

 

2015 ел.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*