tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш төбәге – татар халкының тарихи үзәге
Мамадыш төбәге – татар халкының тарихи үзәге

Мамадыш төбәге – татар халкының тарихи үзәге

2020 елның 11 нче февралендә Татарстан республикасы Мамадыш районының Төбәкара фәнни – оештыру, тарихи – туган якны өйрәнү конференциясе узды. Конференция темасы: “Мамадыш төбәген өйрәнү: тарихы, хәзерге заманы һәм үсеш перспективалары”.

Төбәк тарихын тикшерүче күзлегеннән караганда бу конференциягә иң югары уңай бәяне бирергә була.

Мамадышның төбәк тарих музее хезмәткәрләре, бигерәк тә, Минзилә Миннәхмәт кызы Садриева һәм Гөләндәм Гарафетдин кызы Давыдова эшләренә бик тә жаваплы карап, оештыру-үткәрү эшләрен башкарып чыктылар. Музей һәм мәдәният йортының хезмәткәрләренең һәм районның бу җыенга катнашы булганнарның көчләрен һәм вакытларын кызганмыйча фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә, районда төбәк тарихчыларының бу форматта үткән беренче житди конференциясе сокландыргыч булып үтте.

Төрле төбәкләрдән килгән кунакларны мөләем һәм ачык йөзле хуҗалар һәм хуҗабикәләр каршы алды. Мамадыш районы төбәк тарихчыларының, шулай ук ТАССРның төзелүенә 100 еллыгына багышланган, Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел хөрмәтенә күргәзмәләре, үзләренең көчләренә таянып бастырып чыгарган китап-журналлары белән кунакларны таныштырдылар. Һәр китап һәм экспонат турында күңелләргә ятышлы итеп күрсәтеп, сөйләп бирделәр.

“Хәтер” эзтабарлар төркеме һәм җитәкчесе Вера Владимир кызы Файзриеева, хәрби формаларында, кунакларга үзләренең башкарган эшләрен, Бөек Ватан сугышы булган җирләрдә табылган хәрби экспонатлар белән таныштырдылар.

Районының төбәк тарихчылары, кунакка килгән башка төбәк тарихчыларын, Мамадышлылар һәм бер-берсе белән таныштырдылар. Конференция алдыннан ук бик җылы мөхит барлыкка килде, төрле тарихи темаларны, эшләгән эшләрне төркем-төркем җыелып фикерләр алыштылар.

Шуңа күрәдер, бу җыен бик күркәм, бик нәтиҗәле булып үтте. Конференцияне Мамадышның төбәк тарих музее фәнни хезмәткәре Гөләндәм Гарафетдин кызы Давыдова ачып җибәрде.

Администрация исеменнән конференциядә катнашучыларны котлаулар булды. Бөек Ватан сугышында Берлинны алуда катнашкан ветеран Александр Михаил улы Малов үзе сугышта күргәннәрен һәм төбәк тарихы буенча чыгарган китаплары турында сөйләп китте.

Конференция алып бару Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетында Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте башлыгы академик Альберт Әхмәтҗан улы Борһановка бирелгәч, аның җитәкчелегендә бу җыен фәнни юлга күчте.

Зур ихтирамга лаеклы, язучылар берлеге әгъзасы, тарих фәннәре кандидаты, Нурулла Гимадетдин улы Гариф “Авыл тарихын язу буенча архив документлары җыелмасы” турында сөйләде. Мамадыш районынның, башка төбәкләрдәгә дә таныш булган төбәк тарихы тикшерүчесе Рәйсә Абдул кызы Муллахметова “Шәҗәрәләрдә ил тарихы” дигән темасы, төпле һәм фәнни чыгыш булып күңелдә калды. Конференциядә бик күп темалар: хәзерге, элеке һәм борынгы тарихыбызга, аерым шәхесләргә багышланган чыгышларның барысы да югары бәяләнде.

Барлык чыгышлар Мамадыш районы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Казан ханлыгы һәм Ногай Урдасы татарларының тыгыз бәйләнеше, төбәктә татар-керәшеннәре килеп чыгуы тарихлары турында чыгышлар, архив документларына таянып төзелгән булуы, бу җыенны фәнни конференция дәрәҗәсенә күтәрде, дип, әйтергә була.

Җыенда бик кызыклы тарихи темалар күтәрелде. Хәзерге көндә бәхәсле булган татар-керәшеннәре темасын докладчылар үзләренең төрле булган фикерләрен сөйләүләре, тыңлаучыларга чагыштыру өчен уңайлы булды.

Малов А.М. уйлавынча, татар-керәшеннәре мең ел буенча сакланып кала алган, үз теләкләре белән чукынган, татардан аермалы булган аз санлы башка милләт – кряшен халкы дип, әйтә, аның фикерен яклаучылар да шактый.

Ләкин, Вячеслав Власович Данилов, Мәскәү архивлары (РГАДА) документларына таянып чыгарган “Хуҗасан – борынгы бабамнар җире” исемле зур күләмле, 2 томнан торган тарихи китабының эчтәлеген аңлатып, татар-керәшеннәренең төп халкы һәм авыллары 1737-1755 елларда Лука Канашевич Казан Епархиясенә билгеләнгәч, көчләп чукындыруның да гаять авыр формаларын куллануы нәтиҗәсендә Казан губернасы, шулай ук губернаның Мамадыш өязендә бик күп татар авыллары һәм татар халкы чукынырга мәҗбүр булганлыгын күрсәтә. Архив документлары буенча җыелган бу күләмле китапларында һәр авылның, алардагы һәр татар кешесенең чукынганчы булган татар исемнәре һәм нәселләре язылган, соңыннан алар чукынгач алган рус исемнәре күрсәтелгәнен, кайсы елларда чукынганнарын, кайда яшәгәннәре турында сөйләп, аларны үзенең китабында урын алганлыгын күрсәтте. Китапларын музейга бүләк итеп тапшырды.

Төбәк тарихы тикшерүчесе Нәкыйп Касыйм улы Гафиятов, үзенең чыгышында Рус патшасы Федор Алексеевич 1681 елның 16 нчы маенда (Рус патшалары чыгарган законнар җыентыгында, 2 том, №867, 312 бит ) татар халкы тормышында иң куркыныч һәм мәкерле булган закон чыгарганын билгеләп үтте. Аның буенча, “православигә чукынмаган татарларның шәхси җирләре һәм байлыклары тартып алына, чукынсалар җирләре кире кайтарып бирелә”, – диелә. Мамадыш өязендә дә бу закон нигезендә шактый авыллар һәм татар кешеләре җирсез калмас өчен чукынырга мәҗбүр булалар. Докладта кызыклы факт та күрсәтелә: “Кайбер чакта, гаилә башлыклары, берәр улына яки оныгына чукынырга кушып, нәселләре биләгән үз җирләрен аңа яздырталар. Патша законнарын «йомшартып», нәсел җирләрен саклап калалар. Шул нәсел җирендә ике авылга: татар-керәшен һәм татар-мөселман авылларына бүленеп, элекечә диярлек тормышларын үзгәртмичә яшәүләрен дәвам итә алганнар. Шуңа күрә дә, миссионерлар Н.Ильминский һәм Е.Маловлар андый татар-керәшеннәре турында, “яшерен могаметанство динен тоталар”, – дип, язып калдырганнар.

Элеке чордагы Мамадыш өязенә кергән татар авыллары турында күп докладчылар да архив документларына таянып, бик тирән эчтәлекле чыгышлар ясадылар. Шулардан төбәк тарихчысы – фольклорчы, Гөлфинур Зәйнулла кызы Дувалова“ Дүсмәт төбәге тарихы” бик эчтәлекле чыгыш. Архив документларына таянып, Дүсмәт авылының шәхесләре, аларның Кама аръягына күченгән нәселләр турында аңлатты.

Яр Чаллы шәһәреннән килгән төбәк тарихы тикшерүчесе Салават Әнвәр улы Хөсәенов, шулай ук, тарих ягыннан күләмле, бары архив документларына гына нигезләнгән чыгышында Мамадыш өязе Уразбахты авылы һәм ул шәхескә бәйле авыллары тарихын сөйләп бирде. Аларның нәселләренең Нөкрәт буйларында, шулай ук Кама аръягы төбәгендә шәхси биләмәләре булуын һәм Ногай Урдасы таталарының элитасыннан булуын күрсәтте.

Азнакай шәһәреннән килгән тарихчы, Татарстанның данлыклы культура хезмәтчесе Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов “Ефәк юлы – Җөри даругасы – татар моң-зары” исемле теманы алып, Мамадыш төбәге тарихы, Җөри даругасы, Ногай Урдасы татарларының Меңнәр кабиләсе, Үрдәч би нәселләре турында әйтеп үтте.

Гөлфинур ханым, Салават әфәнде һәм Марсель әфәнде чыгышларында әйтелгән фактларны берләштереп, Минзәлә ягы төбәк тарихы тикшерүчесе Нәкыйп Касыйм улы Гафиятов тарихи китапларга һәм архив документларына таянып, Казан ханлыгы һәм Ногай Урдасы татарларының үзара бәйләнешләре көчле булуы аңлатты. Туган булган бу ике татар халкының, соңырак үзара якынаеп, тулысынча, бер бөтен булган татар милләтенә әверелүе турында сөйләде. Мамадыш өязендә Ногай Урдасы татарлары, шулай ук аларның морзаларының шактый өлеше бу җирләрдән күченеп, 1678-1685 елларда Минзәлә өязе Сарайлы Волостен төзеп урнашуларын әйтеп үтте.

Татарстанның Бөек Ватан сугышы Музей-Мемориалы һәм Хәрби Дан клубы оешмасы рәисе, Хәрби–тарих фәннәре академиясенең член-корреспонденты Михаил Валерий улы Черепанов, хәбәрсез югалганнарны хәрби архивлардан эзләп табып халкыбызга җиткерүче ихтирамлы һәм иң зур хөрмәт казанган шәхес. Аны һәр конференциядә бик көтеп алалар. Мамадышта да күп билгесез геройларын һәм хәбәрсезләрнең исемнәрен ачыклап, орден медалләренең язуларын табып, Мамадышлыларга тапшырды.

Афганстанда Совет Армиясе сафында хәрби бурычларын үтәгән, Мамадыш төбәгендә яшәүче батырларын котладылар. Конференциянең җитәкчесе, хәрби дәрәҗәсе – полковник Альберт Әхмәтҗан улы Борһанов та шулар сафында. Аның кулыннан мактау грамоталары алу, үзе бер күңеллелек бирде.

Шулай итеп, бу зур һәм матур җыенның соңгы өлеше Мамадыш районы “Туган төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыяте” төзү белән тәмамланды. Оештыручыларыбыз конференциядә катнашучыларны кунак иттеләр. Фото – видеоларга төшеп, бик матур хисләр белән таралыштык. Барыбызның да күңелләрендә матур истәлекләр калды.

Минзәлә районы,
төбәк тарихы тикшерүчесе
Нәкыйп Касыйм улы Гафиятов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*