tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә себер татарларын таныттылар
Мәскәүдә себер татарларын таныттылар

Мәскәүдә себер татарларын таныттылар

Түбән Тәүде районының Тарман авылында иҗат итүче “Саз” фольклор-этнографик ансамбленең бер төркеме Мәскәүдә Россия халыклары милли әдәбиятлары фестивалендә булып кайтты. Алар чит илләрдән, төбәкләрдән җыелган халык алдында себер татарларының борынгы җырларын башкардылар. Балан, кабак шәңгәсе, кыздырылган табан балыгы, эртнек кебек милли аш-суларыбызны тәкъдим иттеләр.

Фестивальдә себер татар телендә бастырылган китаплар күргәзмәсе дә булды. Екатерина Әхмәтҗанова, Разия Муллакова, Зөлфирә Абдразакова җәен генә тектерелгән яңа киемнәрдә үзенчәлекле җырлары белән тамашачыларны җәлеп иттеләр. Аларны фоторәсемгә төшереп, җырларның мәгънәсен сорап, бәлеш рецептларын язып алдылар. Кызларыбыз да башка милләтләрнең монда гына тыңлап була торган үзенчәлекле җырларын, шигырьләрен тыңлап, телләр буенча мастер-классларда катнашып күпне белделәр, тәҗрибә тупладылар, илһамланып кайттылар.

Россия халыклары әдәбияты антологиясен төзү советы әгъзасы – өлкә татар Конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова соңгы вакытта “Бәйрәм-йола мәдәнияте” китабының 3 томын чыгару белән мәшгуль. Шуңа да, вакыты тыгыз булу сәбәпле, аның урнына бу аш-суга, җыр-биюгә оста фольклор осталарын җибәрергә карар кылынган. Алар тамашачыларны сокландырып, рәхмәтләр ишетеп кайтканнар.

Гөлнур  Вәлиева,  “Яңарыш” газетасы, Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*