tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минем авылым” бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә
“Минем авылым” бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә

“Минем авылым” бәйгесенә эшләр кабул итү дәвам итә

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы тарафыннан оештырылган «Минем авылым» иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсына эшләрне кабул итү 2017 елның 25 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурс Татарстан Республикасы, Россия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык массакүләм чара булып тора.

Конкурсны уздыруның төп максатлары:

  • туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
  • киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү;
  • татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру;
  • үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү.

Конкурста катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2017 елның 20 гыйнварыннан 25декабренә кадәр оештыру комитетының [email protected] электрон адресына җибәрергә тиеш.

Конкурсның нәтиҗәләре 2018 елның мартында игълан ителәчәк.

Белешмә: 7 ноябрьгә булган мәгълүматлар буенча, оештыру комитеты тарафыннан “Минем авылым” конкурсына барлыгы 190 гариза кабул ителде.

Бәйгечеләр илебезнең төрле төбәкләреннән: Татарстан (Әгерҗе, Кукмара, Әтнә, Кайбыч, Балтач, Мамадыш, Актаныш һ.б.) Башкортстан (Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк), Чуашия, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Төмән, Самара, Киров, Новосибирск өлкәләреннән һ.б.

Конкурсантларның яше: 7дән алып 78 яшькә кадәр.

Иң күп эшләр “Туган авылымның тарихы”; “Күренекле якташларым” номинацияләрендә.

Фото: yuldash.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*