tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мишәр» – милләтебез горурлыгы
«Мишәр» – милләтебез горурлыгы

«Мишәр» – милләтебез горурлыгы

Чуашстанның Урмай авылында эшләп килүче «Мишәр» халык фольклор ансамбленең гастрольләрдән кайтып кергәне юктыр. Ял көннәрендә ансамбль Самара өлкәсе Гали авылында булып кайтты. Төбәктә эшләп килүче үзешчән коллекетивлар белән очрашып, тәҗрибә уртаклашкач, Гали мәдәният йортына җыелган халык игътибарына «Мишәр» ансамбле «Без авылныкылар» дип аталган концерт программасы тәкъдим итте.

QIP Shot - Screen 335

Әйтергә кирәк, әлеге программада өч буын артистлар катнаша: мәктәп укучыларыннан башлап 75–78 яшьлек әбиләргә кадәр. Концерт программасы Ильдус Шәйдуллинның сәхнәдә 25 еллык юбилеена һәм Урмай егетләрен озатуга (ансамбльлдә катнашучы берничә егет мәктәп тәмамлап китәчәкләр) багышланган. Әлеге программа белән «Мишәр» Чувашстанның барлык татар авыларын гизеп чыкты. Тамашачы концерт программаларын бик яратып кабул итә, үзләрен гел чакырып торалар. Әле күптән түгел генә үзләрен Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләрендә чыгыш ясарга чакырдылар.

Бу көннәрдә, аеруча  25 нче февральдә «Мишәр» ансамбле Мәскәүнең Иҗтимагый Палатасының зур залында чыгыш ясаячак.

6

26 сында Мәскәү өлкәсе Щелково шәһәре Мәдәният Сараенда зур концерт куячак.

Март аенда балкар дуслары чакыруы буенча «Мишәр» ансамбле Кабарда–Балкар республикасында зур концерт программасы тәкъдим итәчәк.

Һәрхәлдә, гастрольләрдән тыш «Мишәр» әле Урмайда узачак “Урмай–Зәлидә” төрки дөнья милли сәнгать фестиваленә әзерлек эшләрен дә алып бара һәм чыгыш ясаган төбәкләрдә җирле сәнгать коллективларын әлеге чарада катнашырга чакыра.

«Мишәр» ансамбле турында Рәфис Җәмдиханнан белешмә: Билгеле булганча, Чуашстан җирлегендә татарлар Болгар чоры, Алтын Урда, Казан ханлыклары чорыннан ук яшиләр һәм бу җирдә асаба халык булып саналалар. Бүгенге көндә, монда яшәүче милләттәшләребез милли-дини тормышын матур гына җайлап алып баралар. Чуашстандагы татарлар үз милли-мәдәни мохитен булдырып, халык театрылары, ансамблләрен оештырып, татарлыкны саклау максатыннан шактый гына көч куялар. Әлбәттә Чуашстандагы татарларның йөзе булып, аларны күп төбәкләргә һәм илләргә таныткан ансамбль ул – «Мишәр” халык фольклор ансамбле. Әлеге ансамбль 1986 елда Чуашстан татарларының мәдәни башкаласы булып саналган Урмай авылында оешып, бүгенге көндә дә бар куәткә эшләп килә. Чуашстан татарларында гына түгел, мишәр-татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә “Мишәр” ансамбле даими көтеп алынган кунак. Ансамбльнең эшчәнлеге Татарстан матбугатында да, телевидениесендә дә даими яктыртыла. “Мишәр” ансамбле татарларның шактый өлешен тәшкил иткән мишәрләрнең мәдәни мирасын күрсәтеп кенә калмый, ә татар автономиясе белән берлектә уздырылган фәнни конференцияләр аша, мирасны фәнни яктан өйрәнә, аны татар сәхнәсенә кайтара.

Белгечләр, әлеге ансамбль, бүгенге татар доньясында сирәк күренеш булган, аутентик фольклорны өйрәнеп, барлап, аны үстерү юнәлешендә эш итә, дип бәялиләр. Ансамбль Татарстан галимнәре, мәдәният хезмәткәрләре белән дә даими элемтәдә тора. Шушы уртак хезмәтнең нәтиҗәсе булып, 1998 нче елда Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле тарафыннан мишәр биюе сәхнәләштерелде. Шулай ук “Казан” җыр һәм бию ансамблендә “Урмай болыннары” композициясе куелды. “Мишәр” ансамбленең татар халкының аерылгысыз өлешен тәшкил иткән мишәр субъэтносының мирасын популярлаштыру эшчәнлеген даими дәвам итә. Чуашстандагы “Мишәр” ансамбле халык исемен йөретсә дә, дәүләт тарафыннан өлешчә генә финанслана. Бүгенге көндә ансамбль өч төркемне тәшкил итә: олылар (төп төркем), урта һәм кече төркемнәр. “Мишәр”нең төп продюссеры һәм сәхнәләштерүчесе булып, җәмәгать башлангычында Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов тора. Ансамбль яшь буынны професиональ яктан үстерүгә зур өлеш кертә. Күп кенә яшьләр шушы ансамбль аша узып, Казан һәм Чабаксар сәнгать уку йортларында белем алдылар. «Мишәр» ансамбле Чуашстанда бердән-бер татар фольклор халык ансамбле булып тора.

Урмай авылы сайты материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*