tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Омскиның Тара районында эшләүче “Нур” ансамбленә 10 ел тулды
Омскиның Тара районында эшләүче “Нур” ансамбленә 10 ел тулды

Омскиның Тара районында эшләүче “Нур” ансамбленә 10 ел тулды

18 май көнне Омски өлкәсендәге тагын бер коллектив – Тара районының «Нур» вокаль ансамбле 10 еллыгын билгеләде.

«Нур» ансамбленең оешу тарихына һәм эшчәнлегенә кыскача гына тукталганда, ул шуннан гыйбарәт. Төрле
төбәкләрдә, шул исәптән Омскида һәм авыл-районнарда татар милли-мәдәни үзәкләр, иҗат коллективлары төзелеп, уңышлы гына эш алып барулары хакында хәбәрдар булган бер төркем Тара татарлары үз шәһәрләрендә дә татар оешмасы булдырырга ниятлиләр. Бу эшләрне башлап йөргән Вагыйз Хәмзә улы һәм
Сания Әхтәм кызы Садыйковлар Тара шәһәренең актив татарларын, зыялыларын җыялар һәм 2004 елның язында шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать итәләр, татар оешмасына урнашу урыны сорыйлар. Шәһәр хакимиятенең мәдәният бүлеге аларга «Себер» мәдәният-күңел ачу йортында урын бирелүе хакында белдерә.

2004 елның 5 маенда татарлар беренче утырышларына җыелалар. Шунда алар милли-мәдәни үзәк һәм үзешчән сәнгать коллективы төзеп, татар мәдәниятен, телне, тарихны саклау, үстерү буенча эш алып барырга дигән карарга киләләр. Милли-мәдәни үзәкнең җитәкчесе итеп Илдар Маматовны сайлыйлар, ә инде
ансамбль җитәкчесе итеп Рушания Курманова билгеләнә. Хәзерге көндә ике оешма белән дә Рушания ханым уңышлы рәвештә җитәкчелек итә. Үзәккә һәм ансамбльгә мәгьнәле исем сайлыйлар: тирә-якка нур чәчеп, яктыртып, балкып торсын өчен «Нур» дигән исем бирәләр.

Шуны да әйтергә кирәк, ансамбльдә шөгыльләнүчеләр, асылда, хатын-кызлар. Баянчы да хатын-кыз – Чинан
Фәтхетдинова. Оешканнан алып бүгенге көнгә кадәр ул кулыннан баянын төшерми. Оешканнан соң нәкъ бер айдан, 5 июньдә, «Нур» ансамбле тамашачы алдында беренче мәртәбә чыгыш ясый, һәм шуннан инде иҗади  тормышка аяк басалар. Коллектив концертлар белән районның татар авылларында да була башлый. 10 ел эчендә коллектив Тарада 50 концерт, район җирлегендә булган 8 татар авылында 30-дан артык тамаша
күрсәтә. «Нур» ансамбленең концерт программаларында «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Каз өмәсе», «Аулак өй» кебек милли йолалар да урын таба.

«Нур» милли-мәдәни үзәкнең һәм  ансамбльнең тырышлыгы белән район күләмендә «Татар кызы», «Сөйкемле
шүрәле», милли ашлар бәйгеләре, татар теле буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадалар үткәрелә. Тарада һәм районның татар авылларында Сабантуйлар оештыру белән дә шөгыльләнәләр алар: 10 ел дәверендә районда 8 мәртәбә милли бәйрәмебез уза. Шулай ук өлкә күләмендә булган сабантуйларда, башка төрле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә, спорт ярышларында да актив катнаша.

«Нур» ансамбленең юбилеена килгәндә, ул «Себер» мәдәният-күңел ачу йортының зур залында «Йөрәгемнең
гүзәл хисләре» дип исемләнгән концерт-кичә рәвешендә оештырылган иде. Тамашачылар һәм кунаклар Тараның үзеннән, районның татар авылларыннан, Муромцево районыннан, Омски шәһәреннән һәм Төмән өлкәсеннән дә килгән иделәр.

Кичә җыр-биюләр, тәбрикләүләр белән үрелеп барды. Рәсми даирәләрдән «Нур» коллективын юбилее белән район хакимияте башлыгы урынбасары И.Ю. Колпащикова, район хакимиятенең мәдәният бүлеге рәисе А.В. Мезенин тәбрикләделәр, рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырдылар.

Аннары «Нур» ансамбленә һәм коллективның һәр кешесенә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Юбилее белән коллективны Тара районының «Йолдыз» дини оешма рәисе Идрис Алтынбаев, шәһәр хаки-
мияте башлыгы урынбасары Н. Медведева, шәһәрнең милли мәдәниятләр берләшмәсе җитәкчесе Е. Нальгиева
тәбрикләде. Тәбрикләүчеләрнең барысы да ансамбльнең эшчәнлеген уңай бәяләделәр, киләчәктә дә планканы
төшермәүләрен, югары дәрәҗәдә эш алып баруларын теләделәр.

Рәсмиләрдән соң сәхнәгә Милли мәдәниятләр берләшмәсе каршында эшләүче Балтик буе халыклары, алман
һәм рус оешмалары вәкилләре чыктылар. Алар да «Нур» коллективын юбилее белән тәбрикләделәр, җырлы-биюле күренешләр бүләк иттеләр. Һәр чыгыш ясаучы үзенең татар оешмасы белән дустанә булуы, кулга-кул тотынып эшләве турында әйтте.

«Нур» коллективын тәбрикләргә Омскидан Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте һәм «Умырзая» татар-башкорт фольклор ансамбле вәкилләре килгән иделәр. Алар коллективка котлау хаты тапшырдылар, истәлекле бүләкләр бирделәр, дәртле җырлар башкардылар.

«Без, авылда яшәүче татарлар, «Нур» коллективының концертларын көтеп алабыз. Алар халкыбызның йолаларын, борынгы җырларын безнең исебезгә төшерәләр, яңа җырлар белән таныштыралар», – диде Междуречье авыл хакимияте башлыгы Вафи Мухамадеев, Олы Уыш авыл клубы мөдире Гөлнур Рахмангулова һәм Хуҗавыл мәктәбе директоры Руслан Курманов.

Тәбрикләүләр һәм чыгышлар концерт-кичә ахырына кадәр дәвам итте. «Нур» ансамблен тәбрикләргә күптән түгел үзенең 10 еллыгын билгеләгән Тара шәһәренең «Якташ» үрнәк балалар ансамбле дә килгән иде. Балалар бакчасына йөрүче нәниләрнең чыгышлары аеруча күркәм булды. «Йолдызчыклар» дип исемләнгән төркемдә шөгыльләнүче балалар сәхнәгә кулларына плакатлар, шарлар һәм төрле төсле яулыклар тотып чыктылар. «Нур» ансамблендәге өлкән апаларын тәбрикләп, алар шигырьләр укыдылар, матур итеп «Төсле яулыклар» җырын башкардылар. Нәниләрнең чыгышы бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр.
А н с а м б л ь н е ң ю б и л е е а н д а шөгыльләнүчеләр өчен дә, районда яшәүче татарлар өчен дә чын мәгънәсендә бәйрәм булды. «Нур» вокаль ансамбле киләчәктә юбилей концерт программасын Омск өлкәсе тамашачыларына да тәкъдим итүләрен игълан итте. Ә без үз чиратыбызда аларга иҗади уңышлар, яңа
үрләр яулауларын телибез.

Сания Мирхалиева, «Татар дөньясы» газетасы, Омск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*