tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Петербургта яшәүче татар эшмәкәре йортлар өләшә
Петербургта яшәүче татар эшмәкәре йортлар өләшә

Петербургта яшәүче татар эшмәкәре йортлар өләшә

Бүген Яр Чаллы шәһәренең IT-Парк бинасында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышы уза.

Санкт-Петербург шәһәрендәге “ЗЕТ-Телеком” җәмгыятен оештыручы Камил Хәйруллин җыелган эшмәкәрләргә үз туган авылын үстереп яшьләргә табыш алу өчен мөмкинчелекләр булдыруы турында сөйләде.

Тумышы белән Чиләбе өлкәсенең Солтан авылыннан булган Камил Хәйруллин туган авылында йортлар төзетә. Биредә торгызылган йортлар авылга яшәргә күчеп кайтучылар өчен бирелә. Йортны үзеңнеке итү шартлары да бик гади, гаиләнең кимендә бер баласы булырга һәм алар җирле авыл хуҗалыгында хезмәт итәргә тиеш булачаклар. “Бүгенге көндә авылда кәҗә фермасы төзелгән. Сөт эшкәртеп сыр ясау цехы эшли. Авылга кайтырга теләүче яшь гаиләләр арта,”- ди эшмәкәр. “Барыгызны да Солтан авылына чакырам, авылларны тагын нинди ысуллар белән күтәреп, үстереп була, шул турыда сөйләшик, фикер алышыйк,”-дип сүзен тәмамлады Камил Хәйруллин.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*