tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәшит Сәнҗәпов – җиңүче.
Рәшит Сәнҗәпов – җиңүче.

Рәшит Сәнҗәпов – җиңүче.

Чувашиянең Батыр районы Крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе   Рәшит Шәйхулла Сәнҗапов  бөтенроссия күләмендә узган «Эшмәкәрлек – уңыш» бәйгесендә катнашуын без хәбәр иткән идек. Кичә, 7 февраль көнне Мәскәүдә җиңүчеләрне билгеләделәр.  «Иң яхшы авыл хуҗалыгы проекты»  номинациясендә  «Кырдан киштәгә кадәр» программасы буенча Рәшит Сәнҗәпов  2 урынга лаек булды.  Без Рәшитне һәм Озын Куак халкын җиңүләре белән котлыйбыз. Уңышлар сезгә!

Рәшит Сәнҗәпов крестьян-фермер хуҗалыгындагы (ферма, мал чалу пункты, ит эшкәртү цехы) 35 кеше эшли.  Озын Куак авылында 300 хуҗалыкта 1000 кеше яши. Авылда урта мәктәп, ике мәчет, ике мәхәллә, мәдәният йорты эшли. Авылда төрле юнәлештә эш итүче  91 эшмәкәр бар.

Рәшит Сәнҗәпов авылдашлары өчен күп игелек кылган кеше. Ул авыл эченә 9,5 чакрым юл салдыру, күлләр, җәйге бассейн ясатуы, мәктәпкә капиталь ремонт ясау, мәчеткә  финанс ярдәм күрсәткән кеше Батыр районы Озын Куак авылында “Авылым таңнары” дигән авыл хәбәрләре газетасын да Рәшит финанслый.  . Ул авылдашларына Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” газетасына подписка бүләк итте. 2018 елдан Озын Куакка 100 данә федераль басма килә башлады.  Без рәхмәтле аңа.

Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәпов Чувашиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, район Советы депутаты,

“Озын Куак авылының почетлы гражданины” дигән күкрәк тамгасы иясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*