tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сасмакта бер кич
Сасмакта бер кич

Сасмакта бер кич

Шөн ягының (Киров өлкәсе, Вятка Аланы районы) шаяннар һәм зирәкләр клубы бу юлы кунакка Сасмак авылына чакырулы иде. Аяк асты пычрак булуга карамый тамашачылар залы тулы булды һәм килгән кеше оттырмады. “Җитез бикәләр” һәм “Сипкелле кызлар” командалары кич буе сәхнәдән төшмәде. Бикәләр һәм кызлар җырлап та күрсәтте, биеп тә күңел ачтылар, әмма иң кызыгы авыл мәзәкләрен сәхнәләштерү булды. Үз авылың кызыкларын уйныйсы да түгел, ничек бар шул килеш сәхнәгә алып чыгып табигый итеп күрсәтә белсәң, ышандырырлык килеп чыга. Өйдә иртән башкалар әле йоклый дип тормый кычкырып сөйләшә, шалтыр-шолтыр итеп бетмәс эшләре белән шөгыльләнүче әбиләрне күрсәтү бигрәк уңышлы чыкты.

Шаян тамашаны Урта Шөн “Наил” мәдәният һәм ял үзәге директоры Гөлфия ханым Шаһиева үзе алып барды. Команда чыгышлары арасында әлеге үзәкнең һәвәскәр артистлары концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Кичке чара бетүгә Сасмак клубы мөдире Дания ханым Ганиева авыл халкы күңелен күргән өчен урташөнлеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде. Рәхмәт сүзләре бү көнне әлеге авылның ихтирамлы ханымнары хөрмәтенә дә яңгырады. Авыл яшәсен дип гомерләре буе тырыш хезмәт күрсәткән, киләчәге бетмәсен дип туган төбәкләренең бүгенге көннәренә дә битараф булмый яшәүче ханымнар Киров өлкәсе татарларын берләштергән мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Рәүф Фәсхетдинов кулыннан рәхмәт хатлары алды. Исемләп китик: Мөнирә ханым Хәкимова гомер буе почтальон булып эшләп халыкка хезмәт итә, Сания ханым Хаҗиева терлекчелектә эшли, Миннегөл ханым Сәүбанова шәхси эшмәкәр буларак киң күңелле иганәче, һәм, болар барсы бүген, яшьләре олыгаеп килүгә карамастан, авылдагы бар мәдәният чараларында актив катнашып киләләр генә түгел, театр оештырып авыллар буйлап, күрше Татарстанныкын да кертеп, гастрольләргә дә чыгалар. Гөлсирә ханым Хаҗиева исә озак еллар авыл халкының сәламәтлеге сагында торучы кеше. “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы шулай итеп, “Ак әбиләр” проекты буенча хөрмәтле һәм мәрхәмәтле хатын-кызларны олауны дәвам итә.

Шәмсия Хәлимова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*