tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шыгырданда форум узды
шыгырдан
шыгырдан

Шыгырданда форум узды

2013 елның 4 октябрендә Чуашстан Республикасының Шыгырдан авылында III Төбәкара авыл икътисады форумы булып узды. Форумның төп оештыручылары – Чуашстан Республикасы мөфтияте.

Пленар утырышны РФ иҗтимагый палатасы әгъзасы, Мәскәү шәһәре, Россиянең Үзәк өлеше һәм Чуашстан Республикасы мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов алып барды. Форумга чакырылган кунаклар арасында РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле киңәшчесе Әнвәр Әблякимов, кеше хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы комитет әгъзасы Александр Брод, Ислам мәдәниятенә, фәненә һәм мәгарифенә ярдәм итү Фондының координацон үзәге җитәкчесе Эдуард Хачукаев, Дагыстан Республикасының “Рисаләт Холдинг” оешмасының генераль директоры Мөхәммәд Мукошдибиров һ.б. бар иде.

Казаннан килгән табиб – нутрициолог Ринат Галләмов, Чуашстан Республикасы мәдәният министрлыгының әйдәүче белгече Олег Чигарейкин, Батыр районының хакимият башлыгы урынбасары Мансур Калмыков һәм БТК БК вәкиле Булат Мәрданов чыгыш ясадылар.

Җомга намазыннан соң, форумның икенче – гамәли өлешендә катнашучыларны Татар Согыты авылында яңа ачылган урта мәктәп һәм шундагы җирле җитештерүчеләр күргәзмәсе, аннан соң Батыр район үзәгендә Республика башлыгы Михаил Игнатьев катнашында ачылган “Бизнес-инкубатор” белән таныштырдылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*