tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан парламентында татар атлары токымын торгызу турында сүз булды
Татарстан парламентында татар атлары токымын торгызу турында сүз булды

Татарстан парламентында татар атлары токымын торгызу турында сүз булды

Парламентның Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм “Татарстан Республикасында 2013-2020 елларда авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукцияләре, чимал һәм сату базары мөнәсәбәтләрен җайга салу” Дәүләт программасын контрольда тоту ТР Дәүләт Советы комиссиясенең уртак утырышында продуктив һәм спорт атлары үрчетү фикер алышынды. Утырыш комитет җитәкчесе Таһир Һадиев рәислегендә узды һәм анда ТР Министрлар Кабинеты һәм ТР Президенты Аппараты, республика министрлыклары, ведомстволары вәкилләре һ.б. затлар катнашты.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗиб Хаҗипов сүзләренчә, Татарстанда ат үрчетү 4 юнәлештә бара: болар — нәселле атлар, эш атлары, продуктив атлар һәм спорт атлары.

2015 елның 1 гыйнварына Татарстанда 29,6 мең ат исәпләнгән, аларның 18,9 меңе авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында, 10,8 меңе хосусый ярдәмче хуҗалыкларда теркәлгән. 2015 елның 1 августына авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларындагы атлар саны 19,6 меңгә җиткән.

2015 елда Республика программасы нигезендә, ат үрчетү белән шөгыльләнүче гаилә фермаларын төзүгә 23 фермерга дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Шулай ук, “Татарстан Республикасында 2015-2017 елларда крестьян (фермер) хуҗалыклары нигезендә гаилә терлек фермаларын үстерү” федераль программасы нигезендә 24 фермерга, “Эш башлаучы фермерларга ярдәм итү” федераль программасы нигезендә 12 фермерга ярдәм күрсәтелгән. Хәзерге вакытта республиканың Аксубай (16, 7 мең баш), Саба (1,1 мең баш), Арча (802 баш) районнарында атлар саны иң күбе санала.

Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, республикада татар атлары токымын торгызу буенча эш алып барыла. “Хәзерге вакытта без электән танылган татар аталары токымын торгызу өстендә эшлибез. 2016 елга әлеге максатка 4 млн сум күләмендә акча бүленер дип көтелә. Быел татар атлары токымын сатып алуга 3 млн сум тотылды һәм 50 баш чамасы ат сатып алды. Әмма бу токымны тулысынча торгызу өчен 500 башка кадәр җиткерү шарт”, – диде ул утырышта.

http://tat.gossov.tatarstan.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*