tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәнәктә шәҗәрә бәйрәме
Төмәнәктә шәҗәрә бәйрәме

Төмәнәктә шәҗәрә бәйрәме

         Илебезнең кайсы төбәген алсак та, татар авыллары үзләрен танытып, үткәнен барлап яши. Шундыйларның берсе, Башкортостан республикасы, Туймазы районында урнашкан 320 еллык тарихы булган, Төмәнәк авылы. Нәкъ элеккеге кебек авылга басу капкасын ачып кердек. 10 гаилә 1 урам төзеп, үзенең нәсел агачын барлап, шаҗәрәсен ясап элгән. Алай гына да түгел һәрберсе ишек алды ясап, өстәлләр корган. Монда учак өстендә ризык пешә, бәйрәм кунакларын милли ризыклар белән сыйлыйлар. Ә кайткан туганнар шунда ук, шәҗәрәсен барлап, өстәп тә куя ала икән. Искиткеч күренеш. Әлеге чара“ Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай!?”-дигән китаптан башланып китте ди авыл халкы. Ә аны башлап йөрүче, туып-үскән авылын танытырга омтылучы эшкуар, танылган композитор Фәнир Галимов.

Ләйсәнә Садретдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*