tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган як бизәкләре
Туган як бизәкләре

Туган як бизәкләре

Кукмара районының Зур Сәрдек авыл җирлегендә оештырылган “Ак калфак” хатын-кызлар 664җәмгыяте җирлектәге һөнәр осталарына багышланган “Туган як бизәкләре” исемле бәйрәм кичәсе уздырды. Мәдәният йортының фойесында тезелеп киткән кул осталары күргәзмәсендә җирлекнең һәр балалар бакчасы, башлангыч мәктәбе һәм гимназиясе катнашты. Аерым осталарның эшләре дә искиткеч иде. Бәйрәмгә чакырылган махсус кунаклар: “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова, “Халкым минем” газетасының баш мөхәррире Гөлназ Шәйхи, “Халкым минем” телетапшыруы мөхәррире Ләйсәнә Садретдиновалар эшчәнлегебезгә югары бәя бирделәр. Үзешчәннәребез куйган яңа концерт программасы тамашачыларга да, кунакларга да бик ошады. Җирлегебез тормышын яктырткан матур тапшыруның телеэфирга чыгуы – безнең өчен зур горурлык.

“Ак калфак” оешмасы материаллары буенча

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*