tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазыда татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылды
Туймазыда татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылды

Туймазыда татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылды

Башкортстанның Туймазы шәһәрендә шәхси эшмәкәр Фәнир Гыйлметдин улы Галимовның тырышлыгы белән “Төмәнәк” татар иҗтимагый тарихи-мәдәни үзәге ачылды.

Чакырылган кунаклар арасында Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов,  Башкортстан республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Люция  Вафина, “Рамазан” төрки милли-мәгърифәтчелек оешмасы президенты, Татарстанның халык артисты, галим Марат Шәрипов, Туймазы районы хакимияте эшләре белән идарә итүче Дилә Арсланова, районның ветераннар оешмасы рәисе Адунис Фазуллин бар иде.

Әлбәттә, тантананың төп кунаклары балалар булды, чөнки оешма үз алдына татар халкының бай мирасын саклау һәм үсеп килүче буынга тапшыру максатын куя. Нәниләр өчен ана телен өйрәнү, кул эшләре, җыр-бию түгәрәкләре үз эшен башлап җибәрде.

Кунаклар зур кызыксыну белән милли кием һәм кул эшләре күргәзмәләре, татар этнографик музее белән танышты. “Җидегән йолдыз” халык татар вокаль ансамбле, “Ялкын” һәм “Асыльяр” фольклор коллективлары чыгышлары да чараның матур бизәге булды.

Алга таба әңгәмә татар халык ашларыннан әзерләнгән чәй өстәле янында дәвам итте. Чарада катнашучы өлкән яшьтәге абый-апаларга да әйтер сүзләре бар иде оештыручыларның. Халкыбызның онытылып барган йолаларын, гореф-гадәтләрен үсеп килүче буынга бергәләп тапшырыйк, милли чигү бизәкләре белән таныштырыйк, татар халык ашларын әзерләргә өйрәтик, гомумән, бай мирасыбызны югалтмыйк, диде алар.

Индира Латыйпова,
Башкортстан Республикасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*