tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар өлкәсендә “Шәһидлар каберлеге” янында 1919 елда атып үтерелгән татарларны искә алачаклар
Нижгар өлкәсендә “Шәһидлар каберлеге” янында 1919 елда атып үтерелгән татарларны искә алачаклар

Нижгар өлкәсендә “Шәһидлар каберлеге” янында 1919 елда атып үтерелгән татарларны искә алачаклар

30 июнь көнне Нижгар өлкәсендәге Пошат һәм Семеновка авыллары арасында урнашкан “Шәһидлар каберлеге” мемориаль комплексы янында 1919 елның 13-14 июнь көннәрендә бер гаепсезгә атып үтерелгән татарларны искә алачаклар.

Мемориал моннан 100 еллар элек гомерләре өзелгән мөселманнарның иман ныклыгы һәйкәле булып тора.

Ул көннәрдә 52 кеше атып үтерелгән, шуларның 7се – дин әһелләре. Бу фаҗига авыл халкы хәтерендә төзәлмәслек яра булып саклана. Җансыз гәүдәләр вәхшиләр тарафыннан чокырга ташланган һәм күмеп куелган. Ул көнне башын салган барлык авыл кешесенең дә исемнәре билгеле. 2004 елда мемориаль комплексы янындагы плитәгә аларның исемнәре уеп язылган.

Традиция буенча бу көнне мемориаль комплекс янына халык җыела, өлкәнең дин идарәсе һәм татар авыллары имамнары, Мәскәүдән дәрәҗәле кунаклар һәм чит илләрдә яшәүче татар диаспоралары катнаша. Чара катнашучылар дога кыла, мәҗлес уздыра.

Быел Семеновка авылы мәдәния йортында Казан артистлары катнашында концерт та үтәчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*