tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Убырлы Кыш бабайны ник китермәде…- Күшәр балалары белә
Убырлы Кыш бабайны ник китермәде…- Күшәр балалары белә

Убырлы Кыш бабайны ник китермәде…- Күшәр балалары белә

Мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан балалар өчен үткәрелгән бу бәйрәм әкияти төсмер алып башланды. Убырлы Кыш бабайны китермәде… барыбыз да хафага төштек… Менә шул рәвешле дәвам итте  бәйрәм. Сихри бер тамаша булды ул. 

Кыш бабай белән Кар кызы да бар иде, Убырлы карчык,  Песи, Төлке, Кар бабай…

Мәдәният йорты директоры Лилия Галиева бик матур итеп алып барды аны, сәнгать җитәкчесе Фәридә Гафарова  (Убырлы карчык булып киенде) аңа булышты.  Уеннар, җырлар белән бергә үрелеп барды. Кыш бабай да биеде, балалар көтеп алган Кыш бабайга  барлык һөнәрләрен күрсәттеләр: биеделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.

Балалар да, әти-әниләр дә бик ошатып, оештыручыларга рәхмәт әйтеп таралыштык.

 

Гөлүсә Галимҗанова,

Әтнә районы,

Күшәр авылы китапханәчесе.

http://atnya-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*