tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә авыллар тарихын язу турында сөйләштеләр
Ульяновск өлкәсендә авыллар тарихын язу турында сөйләштеләр

Ульяновск өлкәсендә авыллар тарихын язу турында сөйләштеләр

Ульяновск татар автономиясе каршында эшләүче татар төбәкчеләр Советының чираттагы утырышы узды. Анда сүз авыллар тарихын язу, архивларда документлар белән эшләү һәм Иске Майна районы Ертуган авылы хакында китап язу мәсьәләләре каралды. Татар дөньявый шигъриятенә нигез салган Габделҗаббар Кандалый да әлеге авылда гомер иткән, ул шушы авыл зиратына җирләнгән дә.

Китапны язучылар лаеклы ялдагы укытучы Нәдибә Әпсәләмова белән авыл старостасы Розалия Мифтахетдинова авылның һәр йортын йөреп чыгып, бүген башка төбәкләрдә гомер итүче авылдашларын эзләп табып, алардан да байтак зур мәгълүмат һәм фоторәсемнәр җыйганнар. Китап бастыруга акчаны да авыл халкы күмәкләшеп җыйган.

Иртәгәдән китапны өлкәнең «Өмет» газетасы базасында җыюга (версткалауга) керешәчәкләр. Ә җәй азагына төбәкнең тагын бер татар авылы – Ертуган турында саллы гына китап укучылар кулына барып ирешер. Татар автономиясе җитәкчелеге биш йөз данәдә чыгачак бу китапны зур бәйрәм – «Авыл көне» уздырып авылдашларга тәкъдим итәргә уйлый.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*