tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида һәр татар авылының тарихын язарга җыеналар
Ульяновскида һәр татар авылының тарихын язарга җыеналар

Ульяновскида һәр татар авылының тарихын язарга җыеналар

Танылган милләттәшебез – өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, Ульяновск өлкәсенең Почетлы гражданины Рифгать Фазулла улы Ахмедуллов берүк вакытта татар краеведларының өлкә советына да җитәкчелек итә. Аның белән бүгенге әңгәмәбез әлеге совет эшчәнлеге хакында.

   

– Рифгать Фазуллович, татар краеведларының өлкә советы ниләр белән шөгыльләнә?

– Безнең совет өлкәбез территориясендә урнашкан татар авыллары тарихын өйрәнүче утыздан артык кешене берләштерә. Әлбәттә инде, туган якларының үткәне белән җитди рәвештә кызыксынучы укытучылар, ветераннар, гомумән, тормышка битараф булмаган кешелeр hәр авылда бар. Без алар ярдәмендә төбәктәге hәр татар авылының тарихын язу бурычы куябыз. Тынгысыз йөрәкле краеведларыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә, соңгы ун ел эчендә егермегә якын авыл тарихына багышланган китаплар дөнья күрде. Мәсәлән, Димитровград шәhәрендә яшәүче Ринат Илькин Мәләкәс районы Филип hәм Атнагыл авылларының үткәне турында бай мәгълүматлар туплап, җыентыклар чыгарды. Ә педагоглар Мәүләт Саюков hәм Рафаэль Асанов, меценатлар ярдәменә таянып, Николаевка районы Татар Сайманы авылы тарихын тәфсилләп яздылар. Гомере буе партия органнарында эшләгән Фаил Габунов үзенең туган җире – Иске Майна районы Иске Кызылсу авылы турында ике китап нәшер итте. Җирле шагыйребез Рәшит Шабакаев Павловка районы Евлейка авылы тарихын өйрәнү максатында бик күп хезмәт куйды. Тарих фәннәре кандидаты Әмир Әхмәтов Чардаклы районы Яңа Кызылсу hәм Папау авыллары елъязмасын булдырды. Еллар буе архивларда утырган, аннары акча эзләп табып китапларын чыгарган краеведларга рәхмәтебез әйтеп бетергесез. Шулай ук «Өмет» газетасы редакциясенә дә зур рәхмәт. Төбәкнең татар тарихын өйрәнүчеләр өчен газетада бик күп материаллар бирелә.

    – Хәзерге вакытта татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр бармы?

– Халкыбызның киләчәге өчен бик тә кирәкле булган бу мөhим эш бер генә көнгә дә тукталганы юк. Татар автономиясенең Ленин район советы рәисе Котдус Мухаметшин туган ягы – Инза районы Стрельниково авылы тарихын өйрәнә. Карсун районыннан Илдар Меннибаев Нугай иле авылының үткәне белән кызыксына башлады. Чардаклыда яшәүче Җәмил Хакимов белән Наилә Потеева район татар авылларының күренекле кешеләре турында саллы гына китап әзерлиләр. Шәхсән үзем ата-бабаларым җире – Чардаклы районы Абдулла авылы тарихы буенча материаллар әзерләүгә керештем. Мөмкинлектән файдаланып, авылдашларыма зур үтенеч белән мөрәҗәгать итәм. Китапка кертү өчен мәгълүматлар, фоторәcемнәр туплауда ярдәм итсәгез иде. Алтынга тиңләрлек документлар, кулъязмалар hәр гаилә архивында саклана бит. Мисал өчен, мәктәпнең элеккеге директоры Кәрим ага Шарафутдиновның балалары әтиләренең истәлекләре язылган дәфтәрне hәм ул үз куллары белән төзегән нәcел шәҗәрeсен тапшырдылар. Ә краевед Ринат Илькин архивта «Индустстрой» колхозының икенче рәисе Яруллов турында материаллар эзләп тапкан. Туган төбәгебез тарихын өйрәнүче Шамил Хакимов үзенең шәҗәрeсен китереп бирде. Сүз уңаеннан, аның нәсел агачы 1700 нче елларда Түбән Новгород губернасының Актук авылыннан (мәшhүр җырчы Рәшит Ваhаповның туган җире) килеп, безнең авылга нигез салучы Абдулла агадан башлана.

Ә киләчәктә кайсы авылларның тарихын барлау юнәлешендә эшләргә ниятлисез?

– Кызганычка каршы, өлкәбездәге күпчелек татар авылларының тарихы өйрәнелмәгән әле. Чардаклы районы Yрән hәм Татар Колмаеры, Яңа Малыклы районының татар авылларында, Чынлы районы Яңа Тимерчән, Карсун районы Уразовка hәм Татар Горенкасы, Павловка районы Татар Шмалагы hәм Муратовка, Николаевка районы Зур Чирекле hәм Әхмәтле, Иске Кулаткы районы авылларында да туган җирләренең үткәненә hәм киләчәгенә битараф булмаган тынгысыз йөрәкле кешеләр табылыр hәм үз авылларының тарихын өйрәнүгә керешерләр дип ышанам.

3-5 апрель көннәрендә Казанда үтәчәк мәртәбәле форумда – II нче Бөтенроссия татар авылларының hәм төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләр җыенында бу мәсьәлә кабыргасы белән куелачак. Анда Ульяновск өлкәcеннән дә зур делегация катнашуы көтелә.

Әңгәмәдәш – Исхак ХӘЛИМОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*