tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Әрәкәй авылы милли мәдәни комплексы белән танышты
Васил Шәйхразиев Әрәкәй авылы милли мәдәни комплексы белән танышты

Васил Шәйхразиев Әрәкәй авылы милли мәдәни комплексы белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев Свердловск өлкәсендәге “Әрәкәй авылы милли комплексы” белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бу көннәрдә Свердлау өлкәсендә эш сәфәрендә. Екатеринбург шәһәренә эш сәфәре кысаларында ул Свердловск өлкәсе Губернаторы урынбасары Павел Креков белән очрашты. Екатеринбургта Бөтенроссия көрәш ярышлары ачылышында,Милли шура рәисе Агафуровлар нәселе җыенында, Нәфис гимнастика остасы Лилия Нәҗметдинова истәлегенә багышланган турнир ачылышында, Сведловск өлкәсе татарлары “Урал  татарлары”конгрессының хисап-сайлау җыелышында, Свердловск өлкәсенең татар оешмалары җитәкчеләре утырышында катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*