tatruen
Баш бит / Татар авыллары / Яңа ел котлавы
Яңа ел котлавы

Яңа ел котлавы

Мөхтәрәм милләттәшләр!

Сезне барчагызны да якынлашып килүче яңа 2013 ел бәйрәме белән чын күңелемнән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, шатлыклы, куанычлы, күңелле, өстәлләрегез ризык тулы түгәрәк булсын. Эшләрегез уң булсын, күңелләрегездәге мәрхәмәтлелек нуры йөзегезне тагын да бизәсен. Өй бусагаларыннан караңгылык, салкынлык, бәла-каза, кайгы-хәсрәт кермәсен. Яңа ел бәхетле мизгелләр, матур вакыйгалар, шатлыклы хәбәрләр, бәхетле көннәр, саулык-сәламәтлек алып килсен. Гаилә учагыгыз гел балкып торсын, якыннарыгыз, дусларыгыз һәрвакыт яннарыгызда булсын!

Ихтирам белән,
“Бөтенроссия татар авыллары”
иҗтимагый оешмасы рәисе
Рәшит Сәнҗапов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*