tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңгырады «Җиз кыңгырау» моңнары
Яңгырады «Җиз кыңгырау» моңнары

Яңгырады «Җиз кыңгырау» моңнары

Республика дәрәҗәсендәге күркәм чараның төп оештыручысы булып чыгыш ясаган Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе үзенең күпкырлы эшчәнлеген халыклар дуслыгын ныгытуга юнәлтү белән бергә, йолаларны, гореф-гадәтләрне, кул эшләре үрнәкләрен, аш-суга осталыкны, халык авыз иҗатын кадерләп саклауга зур игьтибар бүлә. Милли берләшмәнең мондый төр эшчәнлеге этно-мәдәни проект сыйфатында Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантына лаек булып, “Җиз кыңгырау” бәйрәме аның исәбенә оештырылды. Чараны Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халыкларының Дуслык йорты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты һәм Бүздәк районы хакимияте берлектә оештырды.
Халык иҗатының берничә юнәлешен бер­ләштергән конкурс-фестиваль ике этаптан торып, аның сайлап алу туры тәүдә республика төбәк­ләрендә үтә.

— Мәртәбәле чараның йомгаклау өлешенең Бүздәк районында узуы республика Халыклар дуслыгы йортының биредәге бүлеге — Татар тарихи-мәдәни үзәгенең актив һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән бәйле, — диде фестивальне оештыру­чыларның берсе, М. Акмулла исемендәге Баш­кортстан дәүләт педагогия университеты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина. — Аннары биредә мондый күләмле чараларны оештыруда бай тәҗрибә тупланган. Ике ел элек, мәсәлән, зур уңыш белән “Бүздәк бәлеше” фольклор бәйрәме үткән иде. Бу җәһәттән без Бүздәк районы хакимиятендә дә ныклы таяныч таптык.

Конкурс-фестивальне бу төбәктә үткәрүнең янә бер сәбәбе бар. Эш шунда: быел район Мәдәният сараенда чираттагы яңарту эшләре тәмамланып, аның бер өлеше Татар тарихи-мәдәни үзәге карамагына бирелде. Аны рәсми ачу тантанасында Бүздәк районы хакимияте башлыгы А. Арсланов, Мәдәният министрлыгыннан вәкил Р. Кучуков, Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары А. Колдәүләтова, Дәүләт җыелышы-Корылтай депу­татлары Р. Үтәшева, Р. Шаһапова, З. Хәкимов һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Әйтергә кирәк, моңарчы җайлаштырылган бүлмәләрдә эшләгән хезмәткәрләргә уңайлы шартлар тудырылу күңелле, әлбәттә. Тарихи-мәдәни үзәк җитәкчесе Гүзәл Гәүһәрова әйтүенчә, бер үк вакытта коллективка эшчәнлекне киң колач белән алып бару өчен яңа мөмкинлекләр дә ачыла.

Тематик мәйданчыкларда үткәрелгән һөнәри конкурслар, күргәзмәләр халык иҗаты бәйрә­менең төп бизәге булды. Атап әйткәндә, кул эшләре тәкъдим ителгән мәйданчыклар зур кызыксыну уятты. Татар милли кием­нәре, көнкүреш әйберләре күргәз­мәләре дә тәкъдим ителде бәй­рәм­дә. Бер үк вакытта, кием-салым тегү, бизәү, чигү буенча осталык дәресләре дә оештырылды.

Аш-су осталарының һөнәри бәйгесе белән аерым таныштыру таләп ителә, әлбәттә. Тоташ алганда, конкурска Башкортстанда, шул исәптән Бүздәк төбәгендә яшәүче унга якын милләт вәкилләренең милли ризыклары тәкъдим ителде. Мәҗлес-табыннарны бизәү буенча да аерым таләпләр куела. Ә менә бәйгедә катнашкан һәр өстәлнең түрендә бәлеш тору – монысы мотлак иде. Аш-су осталары бәйгесенең “Кунак ашы — Бүздәк бәлеше” исеме астында үтүе дә шуннан чыга. Бу җәһәттән, конкурсның жюри әгъзалары БашРЭСның Бүздәк электр челтәрләре коллективы әзерләгән өстәл нигъмәтләренә аерым игътибар бүлде. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки карап торышка башкаларныкыннан аерылмаган ризыкка хуҗабикәләр күңел җылысын өстәгәнен сизми мөмкин түгел иде.

Һөнәри бәйгеләрнең җыр-моң белән үрелеп баруы табигый. Музыкаль конкурсларда республи­каның төрле төбәкләрен­нән килгән егерме иҗади коллектив, үзешчән сәнгать осталары катнашты. Шунысы үзенчәлекле, аларның күпчелеге фестивальнең йомгаклау концертында чыгыш ясау хокукы алды.

Шуны да әйтеп үтик: конкурс-фестивальне оештыручылар, “Кызыл таң” нәшрияты журналистларына олы ышаныч күрсәтеп, аларны һөнәри бәйгеләрнең аерым төрләре буенча жюри әгъзасы итеп билгеләде. Филология фәннәре кандидаты, БДУ доценты Илдус Фазлетдинов фольклор ансамбльләре, халык иҗаты үрнәкләрен башкаручылар чыгышларын бәһалады. Күренекле журналист Резида Вәлитова аш-су, тәм-том белгече буларак танылды. Баш мөхәррир Фаил Фәтхетдинов исә, иң оста табын коручыларны ачыклады. Әйткән­дәй, халык иҗаты бәйрәмендә җиңүчеләргә, Бүздәк Татар тарихи-мәдәни үзәгенә “Кызыл таң” бүләкләре тапшырылды.

Конкурста 7 номинация буенча җиңүчеләр ачыкланды, йөздән артык конкурсант фестиваль бүләкләренә лаек булды. Ике сәгатьтән артык барган Гала-концертта исә иҗади коллективлар, ансамбль­ләр составында барлыгы 200дән артык үзешчән чыгыш ясады.

Туган җирдәге бәйрәмне, әлбәттә, бүздәклеләр бизәде. “Өмет” халык биюләре ансамбле чын мәгьнәсендә балкыды фестивальдә. Күрше Чакмагыш районы иҗади коллективы бай программасы белән аерылып торды, дип һич икеләнми әйтергә мөмкин. “Ядкарь” ирләр вокаль ансамбле чыгышы зур уңыш казанды. Моннан тыш башка төбәкләрдән килгән “Идел” халык уен кораллары, “Хәзинә”, “Асылъяр”, “Энҗеләр” ансамбльләре бәйрәмгә кабатланмас матур бизәкләр өстәде. Татар халык җырларын башкаручылардан Фәүдәт Гыйләҗев, Эльвир Халиков, Фәнүр Яһүдин, Зөлфирә Сөнәгатуллина, Фидан Бикмурзин, мактаулы урыннар алу белән бергә, тамашачы сөюен дә яулады.

Куелган максатына ирешеп, зур уңыш белән үткән конкурс-фестивальнең иҗади билгесе сыйфатында җиз кыңгырауның сайлануы очраклы түгел. Моңы белән бергә җаны да бар бит аның, чылтыравы да төрле милләт вәкилләренең рухи халәтен ачарга сәләтле. Халык иҗаты бәйрәмендә төрле телләрдә яңгыраган җырлар да дуслыкка хезмәт итә. Киләсе фестиваль 2018 елның көзенә билгеләнгән. Аннан инде “Фольклориада-2020”гә дә озак калмый.

Фәннүр Гыйльманов, Башкортстан Республикасы, “Кызыл таң” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*