tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәктән – йөрәккә…
Йөрәктән – йөрәккә…

Йөрәктән – йөрәккә…

3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Бу көннең төп максаты – физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең про¬блемасына дәүләт һәм җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итү. Ел саен әлеге датаны зурлап, бер көн белән генә чикләнмичә, ункөнлек итеп уздыралар. Бу, үзенә күрә, инвалидларны борчыган мәсьәләләргә сәламәт халыкның игътибарын җәлеп итү өчен эшләнелә.

Ункөнлек кысаларында район һәм шәһәрдә бик күп чаралар үткәрү күздә тотыла. Бүгенге көндә Азнакайда 4180 инвалид яши, шул исәптән 290 инвалид бала. Безнең бурыч – авыр тормыш сынавына дучар булганнарга ярдәм күрсәтү, аларга тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр тудыру, – ди район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. – Районда бюджет өлкәсендә эшләгән, предприятиеләре ликвидацияләнгән, башка төбәкләрдән күчеп килгән 1370 инвалид бар. Җирле бюджеттан аларга матди ярдәм күрсәтү планлаштырыла. Һәркемне мохтаҗ инвалидларга средстволар җыю акциясенә кушылырга, хезмәт коллективларында аларга чәй табыннары, матбугатка язылу оештырырга, өйләренә барып, көндәлек борчыган мәсьәләләре белән кызыксынырга чакырабыз.

2 декабрь көнне район һәм шәһәр Мәдәният йортында Казан эстрада артистлары тарафыннан “Йөрәктән-йөрәккә…” концерты оештырылган. Аннан кергән акча мөмкинлекләре чикләнгән балаларны яклауга китәчәк.

3 декабрьдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен (7-16 яшьлекләр) “Акчарлак” ресторанында “Күңелле калейдоскоп” исеме астында чара булачак.

6 декабрьдә, 19.00 сәгатьтә Азнакай халык театры район-шәһәр Мәдәният йортында Туфан Миңнуллинның “Гөргөри кияүләре” спектаклен күрсәтә. Билетлар сатудан җыелган акчага физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен матбугат чараларына язылу оештырылачак.

10 декабрьдә район үзәк китапханәсендә сукырлар өчен автоматлаштырылган эш урыннары тәкъдир ителә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*