tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ижауда “Татар кызы-2019” халыкара бәйгесенең финалы узачак
Ижауда “Татар кызы-2019” халыкара бәйгесенең финалы узачак

Ижауда “Татар кызы-2019” халыкара бәйгесенең финалы узачак

Чара 27 сентябрьдә П. И.Чайковский исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узачак. .Бу хакта Удмуртия Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Удмуртиягә илебезнең дистәдән артык төбәгеннән һәм чит илләрдән вәкилләр киләчәк. Финал алдыннан аларны берничә көн конкурска әзерлек һәм этномәдәни ярышларны кабул иткән шәһәр белән танышу көтә. Катнашучыларның килүе 23 сентябрьгә планлаштырылган.

Искәртеп узабыз, узган елның ноябрендә «Татар кызы-2018» титулын Удмуртия вәкиле, Ижау дәүләт медицина академиясе студенты Диләрә Гыйльметдинова яулады. Халыкара конкурсны үткәрү хокукы Ижауга күчте.

“Татар кызы» этноконкурсы татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга юнәлдерелгән. Кызлар аш-су,  иҗади, сәнгать, интеллектуаль яктан үз осталыкларын күрсәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*