tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәдәни башкалада берьюлы ике “Татар кызы” ачыклана
Мәдәни башкалада берьюлы ике “Татар кызы” ачыклана

Мәдәни башкалада берьюлы ике “Татар кызы” ачыклана

Ленинград өлкәсенең һәм Санкт-Петербург шәһәренең “Татар кызы-2018” бәйгесендә берьюлы ике “Татар кызы” ачыклана, дип хәбәр итә “Питер буйлары” милли-мәдәни үзәге.

Башка төбәкләрдәге матурлык һәм зирәклек бәйгеләреннән аермалы буларак, биредә җиңүче икәү булачак. Аның берсе – Ленинград өлкәсен, икенчесе Санкт-Петербург каласын тәкъдим итәчәк.

Конкурсның сайлап алу туры 3 апрельдә төгәлләнде. Хәзер кызлар ярышның төп өлешенә әзерләнә. Җиңүчеләр Казанда көз айларында узачак халыкара бәйгегә юллама ала.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Бәйгенең финал өлеше 17 апрельгә билгеләнгән.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*