tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү “Татар кызы-2019” финалына әзерләнә
Мәскәү “Татар кызы-2019” финалына әзерләнә

Мәскәү “Татар кызы-2019” финалына әзерләнә

23 июнь көнне Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә «Татар кызы-2019 ” бәйгесенең финалы узачак Бу тамашада һәркем татар кызларының чын матурлыгы һәм таланты белән хозурлана һәм үзенчәлекле татар мәдәнияте дөньясына кереп китә алачак.

Финалда Мәскәүдән һәм Мәскәү өлкәсеннән 10 талантлы гүзәл кыз катнашачак. Катнашучыларның һәркайсы оештыру комитеты тәкъдим иткән номинацияләрнең берсендә җиңүче булачак. Бәйге җиңүчесе “Татар кызы” халыкара конкурсында Мәскәү данын яклаячак.

«Татар кызы-2019 ” матурлык һәм талант конкурсы финалы – милли колоритлы матур тамаша. Конкурсның максаты: милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклау һәм үстерү, яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру.

Чара татар эстрадасы йолдызлары катнашында Гала-концерт рәвешендә узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*