tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды
Мәскәүдә «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Мәскәүдә «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

Мәскәүдә «Татар кызы-2019» бәйгесе узды. Бәйгенең нәтиҗәләре буенча ике җиңүче игълан ителде: бәйгенең киләсе этабында Мәскәүне – Айсылу Мирхафизхан һәм Мәскәү өлкәсен Рузилә Бикова тәкъдим итәчәк. Кызлар тумышы белән Татарстаннан: Айсылу – Казан, Рузилә – Яр Чаллы кызы. Айсылу профессиональ хореограф, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында күп еллар солистка буларак чыгыш ясаган, ә Рузилә –  җырчы, Мәскәүдә татар чараларында еш катнаша.

Бәйгедә катнашучы кызлар ике айлык әзерлек узганнар: алар татар телен, тарихын, мәдәниятен, кул эшләрен һәм милли ризыкларны пешерә белү дәрәҗәсен күрсәттеләр. Мәскәү педагогик дәүләт университетында татар теле һәм әдәбиятыннан доцент, филология фәннәр кандидатлары Ландыш Гыйният кызы Латфуллина һәм Рамил Хәйдәр улы Шәрәфетдинов дәресләр үткәреп, татар мәдәни үзәктә хореограф, Татарстанның атказанган мәдәният эшмәкәре Рәдиф Мөхәмәтша улы Яваев һәм Россиянең халык һәм Татарстанның атказанган артисты Наилә Әсгать кызы Фатехова татар бию һәм җырга өйрәткән.

Бәйгедә 9 татар кызы көч сынашып, һәрбер кыз бер номинациягә ия булды. «Иң иҗади татар кызы -2019» (Мәскәү) – Айсылу Мирхафизхан, «Иң мөлаем татар кызы-2019»  -Әлфия Гафурова, «Иң нәзәкатьле татар кызы-2019» – Дания Фатыхова, «Милләткә иң тугры татар кызы -2019» –  Рузилә Бикова, «Иң шаян татар кызы -2019» – Диләрә Насырова, «Иң тырыш татар кызы – 2019»- Гельяз Мәүлүтова, «Иң зирәк татар кызы -2019»  – Илмира Әсхәбетдинова, «Иң нурлы Татар кызы -2019» – Эльмира Таҗиева, «Иң илһамлы татар кызы -2019» – Ямилә Сираҗетдинова.

Интернет тавыш бирү нәтиҗәләре буенча «Халык гүзәле-2019» номинациясенә Ямилә Сираҗетдинова лаек булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*