tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Самарада Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк финалы июньдә үк үтәчәк
Самарада Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк финалы июньдә үк үтәчәк

Самарада Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк финалы июньдә үк үтәчәк

Өлкә Халыклар дуслыгы йортында Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең төбәк этабын оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.  Анда бәйгенең финалы башка көнгә күчерелүе турында билгеле булды.

– Бөтендөнья “Татар кызы-2019” бәйгесенең финалы Удмуртия Республикасының Ижау шәһәрендә 27 сентябрьдә  үтәчәк. Ә төбәк этаплары 1 августка кадәр уздырылып бетергә тиеш, –  дип белдерде чараның төп оештыручысы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров. Киңәшкәннән соң чараның финалын 14 июньдә Самарның Тимерюлчылар мәдәният сараенда үткәрергә дигән карар кабул ителде.

Утырышта оештыру комитетының җитәкчесе дә  билгеләнде. Бу вазифага бертавыштан өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте мөдире Фәрхәт Мәхмүтовне сайлап куйдылар. Ул бәйгенең cайлап алу турлары алдан сөйләшенгәнчә Самарда, Сызранда, Новокуйбышев шәһәрендә узачагын белдерде. Җирле оештыручылар белән киңәшкәннән соң бәйге үтәчәк көннәр өстәмә хәбәр ителәчәк. Ә Тольяттида кастинг 24 февральдә  шәһәр милли-мәдәни татар автономиясе бинасы  (Тольятти шәһәре , 1- й Одесский проезд, 1 йорт) залында узачак.

Утырышта оештыру комитетына кергән Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сән­гать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе ху­җабикәсе Гөлнара Насыйрова, “Мисс Россия” конкурсының региональ вәкиле, “Мисс Самара” конкурсы рәисе һәм model63 агентлыгы җитәкчесе Рафаэль Давыдов та бәйгене уздыру буенча  үз тәкъдимнәрен керттеләр.

Искәртеп үтәбез, бәйгедә  Самар өлкәсендә яшәүче йөзгә чибәр, буй-сынга зифа, эшкә уңган һәм татар телебезне, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, мәдәниятебезне һәм тарихыбызны яхшы белүче 18-25 яшьлек туташлар катнаша ала.

http://samtatnews.ru/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*