tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы – 2018” бәйгесендә катнашучы кызлар кул эшләре һәм аш-су бәйгеләрендә осталыкларын күрсәтте
“Татар кызы – 2018” бәйгесендә катнашучы кызлар кул эшләре һәм аш-су бәйгеләрендә осталыкларын күрсәтте

“Татар кызы – 2018” бәйгесендә катнашучы кызлар кул эшләре һәм аш-су бәйгеләрендә осталыкларын күрсәтте

Казанда «Татар кызы-2018» Халыкара бәйгесенең ярымфиналы үтә. Бәйгедә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 29 кыз катнаша.

Сайлап алу туры Бөтендөнья татар конгрессының яңартылган бинасында 31 июль көнне башланып китте.

Бүген, 1 август көнне, “Татар кызы-2018” исеме өчен көч сынашучы кызлар Иске татар бистәсендә кул эшләре, аш-су бәйгесендә катнашты. Кызлар калфак чикте, каз  канатларыннан май канаты ясау серләренә төшенде. Соңрак камыр басып, токмач кисү бәйгесе үтте.

Шулай ук кызлар өчен бүген шәһәр татарлары стилендә фотосессия уздырыла. Соңрак “Татар кызы-2018” конкурсантлары VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары белән танышачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*