tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2018”: Диләрә Гыйльметдинова, Удмуртия
“Татар кызы-2018”: Диләрә Гыйльметдинова, Удмуртия

“Татар кызы-2018”: Диләрә Гыйльметдинова, Удмуртия

 

Диләрә Гыйльметдинова
Ижевск дәүләт медицина академиясенең 6 курс студенты

(Ижевск, Россия)

Миңа 23 яшь. Әтием Актаныш районының Яңа Кормаш авылында туып үскән. Әнием Түбән Кама шәһәреннән. Сеңлем бар, аңа 15 яшь. Без гаиләбездә һәрвакыт татар телендә сөйләшәбез, татарлык минем каныма сеңгән. Кечкенәдән әби белән бабай тәрбиясендә үстем, алар белән бергә һәрвакыт концертлар, театрлар карый идем. Бабам мин кечкенә чакта баянда уйнап мине биетә иде. Нәкъ менә алар миндә татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләде, аларга чиксез рәхмәтлемен.

“Татар кызы” бәйгесе турында мин күптән белә идем, әмма катнашырга җөрьәт итмәдем. Күп кенә дусларым бәйгедә катнашырга киңәш итте һәм төркемдәшләрем төбәкара этапта катнашу өчен гариза бирде. Бәйгегә әзерләнергә беренче чиратта миңа гаиләм ярдәм итә. Миңа калса, әни һәм әти миннән күбрәк дулкынлана. Алардан башка булдыра алмас идем, әнием минем төп ярдәмчем, минем киңәшчем. Һәм әлбәттә, минем дусларым миңа бик ярдәм итә. Күпләр татар телен аңлый алмаса да, төбәк этабы финалына килде һәм шул рәвешле татар мәдәнияте белән танышты!

Гаиләмнең, иң мөһиме дәү әниемнең горурлыгы буласым килә. Шулай ук күп кенә яңа дуслар табырга һәм татар мәдәниятенә кереп китү нияте белән яшим. Бөтен дөньяга татар мәдәниятен таратасым килә.

Татарлар тормышында актив катнашам. Ижау шәһәрендә “Иман” татар яшьләре берләшмәсе бар. Шәһәр күләмендәге чараларда, Сабантуйда, мастер-классларда катнашам, ТелБел проектында шөгыльләнәм.

Балачактан ук җырлыйм, ” Хыял “балалар музыка-хор мәктәбен тәмамладым. Лицейда укыдым, көрәш алымнарын өйрәндем, автоматтан ата, аны җыя беләм. Медицина академиясендә укыйм, реанимациядә шәфкать туташы булып эшлим. Мәктәптә академик вокал буенча Бөтенроссия, халыкара конкурсларда катнашып, призлы урыннар яуладым.

Яхшы табиб булырга хыялланам. Кияүгә чыгып дүрт бала табарга телим. Татар театрында уйнарга һәм җырларга хыялым бар. Киләчәктә медицина академиясен тәмамлап ординатурага керергә телим. Үземне музыкасыз күз алдына да китерә алмыйм, шуңа күрә мин бу юнәлештә дә эшлисем килә.

Мине янәшәмдәге кешеләр рухландыра – минем гаиләм, дусларым, танышларым, балалар, өлкән буын вәкилләре.

Минем аерым бер девизым юк. Үз фикерләре булган, көчле кешеләрдән үрнәк алам.

Үзем дә тормышымда да уңай һәм дөрес фикерләр белән яшәргә тырышам. Шулай ук сәламәт тәндә сәламәт акыл булуына; хезмәт һәм тырышлыкның уңышка китерүенә ышанам.

 

«Татар кызы — 2018» бәйгесенең финал өлешендә катнашучы башка кызлар турында:

«Татар кызы – 2018»: Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

«Татар кызы – 2018»: Зиләра Кәримова, Литва

«Татар кызы – 2018»: Ильнара Надырова, Оренбург

“Татар кызы- 2018”: Динә Абдрахманова, Казахстан

“Татар кызы- 2018”: Ризидә Мигранова, Чиләбе

“Татар кызы-2018”: Альмира Таҗетдинова, Екатеринбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*