tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы- 2018”: Ризидә Мигранова, Чиләбе
“Татар кызы- 2018”: Ризидә Мигранова, Чиләбе

“Татар кызы- 2018”: Ризидә Мигранова, Чиләбе

16 ноябрь көнне Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында “Татар кызы-2018” Халыкара бәйгесенең финалы үтәчәк. Бәйгенең финал өлешенә чыккан чибәр, акыллы, татар халкының йөзе булган 14 кыз кемнәр алар? Бөтендөнья татар конгрессы конкурстантлар белән таныштыруны дәвам итә.

2018 елда «Татар кызы» исеме өчен көч сынашачак бишенче кызыбыз: Ризидә Мигранова. Ул халыкара дәрәҗәдә үтәчәк бәйгедә Чиләбе өлкәсе данын яклый.

Ризидә Мигранова, Россия сәламәтлек саклау министрлыгының Көньяк Урал медицина университетының 4 курсы студенты
(Чиләбе, Россия)

Миңа 21 яшь. Көньяк Уралда туып үстем. Әнием Гөлсинә Башкортстанның Ургала авылында туган. Безнең нәсел гомер гомергә Татарстанның Лаеш районындагы Шуран авылында муллалык иткән. Әлеге якларга әбием очраклы рәвештә килеп эләккән: дәү әниемнең гаиләсен кулаклыкта гаепләп бөтен гаиләсен атып үтергәннәр.

Татар мәдәниятенә мәхәббәтне миндә әбием тәрбияләде. Без аның белән татарча сөйләшә идек, татарча әкияләр сөйли иде. Кызганыч, ул бик тиз арабыздан китте.

“Татар кызы” бәйгесендә катнашу теләге 2017 елда Казанга барып кайтканнан соң барлыкка килде. Нәкъ менә Казан каласында халкым өчен горурлык хисләре тойдым, безнең мәдәниятебезнең гүзәллеген шунда аңладым.
Бәйгедә катнашудан яңа танышулар, яңа белемнәр көтәм.

Мин Чиләбедәге татар конгерссы активисты. Безнең төбәктә татар яшьләре хәрәкәтен оештырып җибәрәсем килә.

Татарча биергә, хна белән рәсем ясарга ясарга яратам. Татар теле һәм милли ризыклар рецептларын өйрәнәм.

Татар телендә камил сөйләшергә өйрәнәсем килә. Нык гаилә корырга, таза-сәламәт балалар үстерергә хыялланам.

Якын арада Чиләбе татар яшьләре арасында татар мәдәниятен популярлаштыру буенча эш башлыйсым килә. Татар яшьләре өчен чаралар оештырырга исәп бар.

Тормышымда очраган һәр кеше илһамландыра. Һәркем бу дөньяда үзенчәлекле, һәркемнең үзенең дөньясы бар. Шулай ук Златоуст шәһәренең табигате дәр өсти.

Девизым: һәр бөек нәрсә кечкенәдән башлана. Нәрсәгәдер ирешү өчен, нидән дә булса башларга кирәк, ни дә булса алыр өчен, ни дә булса бирергә кирәк.

 

«Татар кызы — 2018» бәйгесенең финал өлешендә катнашучы башка кызлар турында:

«Татар кызы – 2018»: Гүзәл Габдрахманова, Татарстан

«Татар кызы – 2018»: Зиләра Кәримова, Литва

«Татар кызы – 2018»: Ильнара Надырова, Оренбург

“Татар кызы- 2018”: Динә Абдрахманова, Казахстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*