tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2019” бәйгесе финалисты Альбина Ульбаева: “Гаиләм – минем байлыгым”
“Татар кызы-2019” бәйгесе финалисты Альбина Ульбаева: “Гаиләм – минем байлыгым”

“Татар кызы-2019” бәйгесе финалисты Альбина Ульбаева: “Гаиләм – минем байлыгым”

Быелгы “Татар кызы” халыкара бәйгесе финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы конкурсантка – Чиләбе өлкәсе кызы Альбина Ульбаева

АЛЬБИНА УЛЬБАЕВА

  • Чиләбе өлкәсе
  • 22 яшь
  • Һөнәре: робот төзелеше секцияләренең федераль челтәре «Робот техникасы Лигасы» укытучысы.
  • Мавыккан шөгыльләре: китап уку, бәйләү, рәсем ясау, спорт, походлар, робототехника.
  • Тормыш шигаре: «Әнкәм йорты – алтын бишек»

 

“Гаиләм – минем байлыгым. Әни минем өчен нәфислек, зирәклек һәм ныклык үрнәге. Ул мине үзе белгән бөтен нәрсәгә дә өйрәтте. Әти шактый таләпчән кеше: аның ярдәмендә мин үзалдыма максатлар куйдым һәм аларга ирештем. Әти минем белән горурлансын өчен!

Балачагым Татар Сайман авылында узды. Халык җырлары гаиләбезнең аерылгысыз бер өлеше булды. Ансамбльдә шөгыльләндем – халык биюләрен биедем. Татар халкының байтак гореф-гадәтләрен саклап яшибез: Боз карау (боз кузгалганны карарга гел әби белән икәү йөри идек), Кызыл йомырка, Сабантуй, Ураза бәйрәм, Корбан бәйрәм, Яңгыр теләү, Никах, Исем кушу, Бәбәй мае, Каз өмәсе…

Һәр эшне ахырына җиткерергә, үҗәтлеккә мине абыем Наил өйрәтте.
Балалар белән эшләүне бик яратам! Шатлык бүләк итәләр, уңышлары белән уртаклашалар. Укучыларым янында үземне аларның яшьтәшләре кебек итеп тоям: балалар да өлкәннәрне күп нәрсәгә өйрәтә ала. Алар белән бергә үземнең дә үскәнемне тоям.

Кинәт баеп китсәм, Миасс шәһәрендә татар мәктәбе, балалар үсеше үзәкләре ачар идем. Анда укытучылар укучылар белән бары туган телдә генә сөйләшер иде. Тургояк күле янында әти белән әнигә, абыйга йорт та саласым килә.

Буш вакытым булса, үзебезнең өлкә буйлап сәяхәткә чыгар идем.

Татар кызы иң беренче чиратта уңган хуҗабикә булырга тиеш. Аның рухи дөньясы бай, ул белемле, актив тормыш позициясе алып бара”, – дип саный Альбина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*