tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Илсөяр Гомәрова: “Татар милли киеме буенча үз брендымны булдыру хакында хыялланам”
«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Илсөяр Гомәрова: “Татар милли киеме буенча үз брендымны булдыру хакында хыялланам”

«Татар кызы-2019» бәйгесе финалисты Илсөяр Гомәрова: “Татар милли киеме буенча үз брендымны булдыру хакында хыялланам”

  • ИЛСӨЯР ГОМӘРОВА
    Оренбург өлкәсе
    19 яшь

 

  • Белеме: Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе
  • Мавыккан шөгыльләре: чигү, тегү, китап уку.
  • Тормыш шигаре: «Ни генә булса да, барысы да хәерлегә».

“Туган телемдә иркен сөйләшәм – бөтен татар дөньясына данлыклы Татар Каргалысы авылы кызы бит мин! Без – шәлчеләр төбәге: «Татар кызы–2019» бәйгесенә катнашучылар арасыннан мине иңемдәге Оренбург шәленә карап танырга була иде. Агын сайлап ябындым: ак төс – аклык, пакълек, сафлык билгесе. Татар кызына, гомумән, татар хатын-кызына ак төс килешә! Безнең гаилә зур түгел: әти, әни, мин, энем һәм әби-бабайларым. Әмма бик тату! Халкыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез, барлык бәйрәмнәрдә бергә җыелырга яратабыз. Андый вакытларда табын түрендә һәрвакыт татар ашлары бездә – бергәләп әзерлибез! Әти белән әни гел эштә булгач, без энем белән күбрәк әби-бабай тәрбиясендә үстек, төрле һөнәрләргә дә безне алар өйрәтте. Мәктәптә иң яраткан фәнем татар әдәбияты булды. Татарча шигырьләр укырга яратам – күңелне җылыткан көй кебек яңгырый алар. Халкыбызның тарихы турында мәктәптә укытучыларым бик күп сөйләде. Хәзер үзем өйрәнәм. Миңа бар да кызык: тарихы да, мәдәнияты да, гореф-гадәтләре дә.

Татар милли киеме буенча үз брендымны булдыру хакында хыялланам. Үз ательемны ачасым килә.

Татар кызы тыйнак булырга тиеш дип саныйм. Ул кул эшләре белән шөгыльләнергә, аш-суны тәмле итеп әзерли белергә тиеш. Тормышта кумирлар эзләмим, минемчә, һәркем үзенчәлекле һәм кабатланмас булырга тиеш”, – ди ул.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*