tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар кызы-2019” республикакүләм бәйгесе җиңүчесе билгеле
“Татар кызы-2019” республикакүләм бәйгесе җиңүчесе билгеле

“Татар кызы-2019” республикакүләм бәйгесе җиңүчесе билгеле

Сәхнәдә 12 кыз – 12 йөрәк дөп-дөп тибә. “Татар кызы” республикакүләм бәйгесенең төп җиңүчесен игълан итәр алдыннан финалистларның дулкынлануын һәр тамашачы сизгәндер. Кызларның башыннан берничә минут эчендә мең төрле уй узгандыр, мөгаен. Республика данын халыкара бәйгедә яклаучы исеменә лаек булу зур сөенеч тә, зур җаваплылык та бит.

Бүген Казанда республиканың үрнәк татар кызын сайладылар. Габдулла Тукай ис. Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә «Татар кызы» республикакүләм бәйгесенең финалы узды. Татарстанның төрле районнарыннан җыелган 12 кыз җиңүче исеме өчен көрәште.

Финалга кадәр ике атна дәвамында  гүзәлкәйләр бәйгеләргә әзерләнде, иң яхшы хореограф, вокал, сәхнә сөйләме осталары белән эшләде, экскурсия һәм мәдәни чараларга йөрде. Бәйге кысаларында алар бер-берсенә көндәш булса да, көндәлектә алар дуслашырга өлгерде. Сынауларда алар киңәшләшеп, үзара ярдәмләшеп эшләде. Оештыручылар да бит “Татар кызы”ның башка матурлык конкурсларыннан аермалы буларак, дустанә җылы мохиттә узуын билгели, моның белән горурлана.

Кызларның һәркайсы милләтебезнең йөзек кашы дип исемләнергә лаек, билгеле. Әмма төп җиңүче барыбер берәү генә була ала. Һәм, ниһаять,  “Татарстанның Татар кызы-2019”  игълан ителә. Быелгы Гран-при иясе – Яр Чаллы кызы Әюпова Азилә.  Зал алкышларга күмелә.  Җиңүче  дизайнер Луиза Скипина бизәгән җиңүчедән җиңүчегә күчә торган калфак һәм 50 000 сумлык сертификат белән бүләкләнә.

Әмма бер кызны да “исем”сез калдырмадылар. Аларның һәркайсы нинди дә булса номинациядә җиңү яулады:

  •  “Иң зирәк”-Шакирҗанова Гөлназ Рамил кызы
  • “Иң өлгер”-Билалова Энҗе Илһам кызы
  • “Иң мөлаем”-Сәйфуллина Руфия Рәлиф кызы
  • “Иң ихлас”-Галимова Әдилә Илдар кызы
  • “Иң илһамлы”-Габдрахманова Регина Рузил кызы
  • “Иң иҗади”-Кадыйрова Резедә Фаил кызы
  • “Иң акыллы”-Әюпова Азилә Илшат кызы
  • “Иң тырыш”-Хәсәнова Эльвира Илшат кызы
  • “Иң уңган”-Әхмәтова Алия Марсель кызы
  • “Иң инсафлы”-Хөсәенова Рания Рәис кызы
  • “Иң оста биюче”-Шәфигуллина Айсылу Камил кызы
  • “Халык мәхәббәтен яулаучы”-Галиәкбәрова Резедә Рәис кызы

Быел яңа номинация дә булдырылды. “Казан гүзәле” исеменә Әхмәтова Алия лаек булды.

Гадәттәгечә, республикакүләм бәйге финалын яктылык, музыка, татар кызлары һәм мактаулы кунаклар чыгышы бизәде. Биредә Салават Миңнеханов белән Гүзәлем, татар эстрадасы җырчылары, Башкортостан Республикасының яшь башкаручысы – Ренат RNT һәм «Казан» бию ансамбле чыгыш ясады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*