tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның “Татар кызы-2018” исеменә Балтач районыннан Гүзәл Габдрахманова лаек дип табылды

Татарстанның “Татар кызы-2018” исеменә Балтач районыннан Гүзәл Габдрахманова лаек дип табылды

Г.Тукай исемендәге Татар филармония залы бүген талант һәм матурлык мәйданына әверелде. Халкыбызның бүгенгесен һәм киләчәген билгеләгән, милләтебезнең иң акыллы, сөйкемле, лаеклы кызлары бүген республика күләмендә иң-иңе дип танылу өчен ярышты. Татарстанның “Татар кызы-2018” бәйгесе финалы зал тулы тамашачыны җыйды.

Татар кызына хас иң асыл сыйфатларны үзендә туплаган 11 гүзәл зат үз районнарында гаять катлаулы сынауларны узган һәм иң лаеклылары дип табылган инде. Татарстанның “Татар кызы-2018” финалында исә бүген ярышучылар түбәндәгеләр иде:

  • Балтач районы, Сосна авылыннан Гүзәл Габдрахманова
  • Саба районы Олы Шыңар авылыннан Алинә Фәйзуллина
  • Лаеш районыннан Гөлйөзем Шәйдуллина
  • Саба районы, Юлбат авылыннан Альбина Фәтхриева
  • Арча районыннан Алсу Гарипова
  • Яр Чаллы шәһәреннән Фәнзилә Җәмилова
  • Апас районы,Үтәмеш авылыннан Зөһрә Шәрәфетдинова
  • Теләче районы Теләче авылыннан Илзирә Шәрифуллина
  • Кама Тамагы районыннан Гөлүсә Зыятдинова
  • Саба районы, Байлар Сабасы бистәсеннән Гүзәл Шакирҗанова
  • Актаныш районыннан Илсинә Тимерова

Әмма берәүнең дә район күләмендә яуланган үрләрдә генә тукталасы килмәгән, билгеле. Кызларның һәркайсы республика күләмендә җиңүен, халыкара дәрәҗәдә үз-үзен күрсәтү мөмкинлегенә ия булуын күреп төшләнгәндер, мөгаен. Һәркайсы Казанга бары тик җиңү өчен килгән.

“Татар-кызы-2018”нең республика финалына һәрбер туташ бик җентекләп әзерләнгән. Аларның һәркайсы чикле вакыт эчендә үзенең иң матур сыйфатларын күрсәтергә, үзенчәлекле якларын чагылдырырга, мәртәбәле жюриның күңелен яуларга омтылды. Берәүләр татар кызына хас тыйнаклыгы белән аерылып торса, икенчеләре чаялыгы, телгә осталыгы белән алдырырга тырышты. Үз-үзләрен төс-кыяфәт ягыннан тәкъдим итүләренә дә тел-теш тидерерлек түгел – һәркайсы үз киемнәрендә миллилекне чагылдырырга омтылган.

Әмма “Татар кызы” бит ул матурлык бәйгесе булудан бигрәк, милләтебезнең иң матур сыйфатларын үзендә туплаган, телне, тарихны, гореф-гадәтләрне белгән иң гүзәл затларны данлаучы бәйге. Бәйгедә катнашучы кызларны татар милләтенә булган хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре берләштерә дә. Жюри да тышкы кыяфәт, буй-сыннан бигрәк, беренче чиратта, татар телендә аралашу күнекмәләренә, үз-үзен тотышына, халкыбыз тарихын һәм мәдәниятен белү дәрәҗәсенә игътибар итте.

Кызлар иң башта үз-үзләре белән таныштырды – беренче биремдә үк үз талантларын күрсәтергә тырышты. Икенче бирем – бию конкурсында гүзәл затларга “Казан” бию ансамбле ярдәм итте. Тагын бер сынау – сорау-җавап. Конкурсантлар алып баручылар тарафыннан бирелгән сорауларга зирәклек күрсәтеп, җавап бирергә тиеш иде. Россиядә уза торган Футбол буенча дөнья чемпионаты да биремнәрдә чагылмый калмады. Кызлар туп белән биеп күрсәтте. Ә өй эше итеп кызларга үз якташлары – күренекле, үрнәк хатын-кызлар шәхесләре турындагы сөйләү кушылган булган.

Зилә Сөнгатуллина җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары быелгы республика бәйгесендә катнашучыларның әзерлеген бик югары бәяләде. Бер генә кыз да дипломсыз калмады – һәркайсы билгеле бер номинациядә җиңүче булып табылды.

Котлау сүзләрен ирештерү өчен сәхнәгә күтәрелгән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров та, узган елгы һәм бүген үткән бәйгедә катнашучыларны чагыштырып, быелгы бәйгенең үткәненә караганда берничә баш өстен булуын билгеләп узды. Беренче чиратта гүзәл затларның татар телендә камил сөйләшүләре белән сөендерүләрен, кайбер кызларның исә хәтта  дикторлар арасында бәйгедә дә җиңү яуларлык дәрәҗәдә булуын билеләде.

“Татар кызы” республика бәйгесендә төп җиңүче исеменә исә Балтач районыннан Гүзәл Габдрахманова лаек булды. Ул октябрь аенда Казанда узачак Халыкара «Татар кызы-2018» бәйгесендә Татарстан данын яклаячак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*