tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гомер аты чабудан туктады
Гомер аты  чабудан туктады

Гомер аты чабудан туктады

Без бу дөньяда кунак кына. Менә шуны аңлап, һәркем Ходай Тәгалә биргән гомерне бәхет белән кичерсә иде. Ә бәхетле булу өчен кешегә күп кирәкми. Гаиләң имин, сәламәтлегең нык, табының мул, күңелең тыныч икән – шул җитә. Бүгенге язмамның героенда, мин санаганнарның барысы да бар. Таяныч, терәк булырлык яраткан ире – Габделхәе, алма кебек ике кызы – Алиясе белән Алсуы, булдыклы кияве, сөекле оныгы – Әминәсе, дуслары һәм, әлбәттә, егерме ел дәвамында аны эстрада сәхнәсе «тәхетендә» алиһә итеп күтәреп йөртүче тамашачысы… Инде аңлап өлгергәнсеңдер, хөрмәтле укучым, сүзем Татарстанның халык артисткасы Хәния Фәрхи-Биктаһирова турында.

 

Биктаһировлар гаиләсенең Чаллы каласыннан Казанга күчеп яши башлаганнарына да шактый гомер узды инде. Авырлыклары, куаныч-шатлыклары, табышлары, югалтулары белән күп сулар акты. Шушы вакыт эчендә Хәния әтисен, бертуган апасын, каенанасын хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Кызлары Алияне кияүгә бирделәр. Якын туганнарга әйләнергә өлгергән кода-кодагыйлары белән инде бергәләп оныкларын – кечкенә Әминәне үстерешәләр. Алсулары татар-инглиз гимназиясендә тырышып белем алып йөри. Бауман урамындагы «Йолдызлар аллеясе»ндә Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Хәйдәр Бигичев йолдызлыгы белән беррәттән, Хәния Фәрхинең дә үз «йолдызы» калыкты. Җыр студияләре дә уңышлы гына эшләп килә. Кыскасы, Биктаһировлар җиң сызганып иҗат итәләр.

Мин бүген җырчының фатирында кунакта. Хәния әзерләгән табын артында чәй эчеп, гәп корып утырабыз.

– Хәния, хыялың, ниһаять, чынга ашты, сез хәзер Казанда. Бирегә күченү тормышыңны үзгәрттеме, көткәнеңә ирештеңме?

– Чаллы ул Габделхәем белән бергә гаиләмне – яңа оямны корган җирем. Шуңа дадыр инде, миңа ул шәһәр бик кадерле. Шулай да, күңелем һаман Казанга тартты, Казанга ашкынды. Биредә минем яшьлегем узган, дусларым, танышларым, сабакташларым калган. Мин гел шуларны сагынып яшәдем. Габделхәйне исә Чаллыдан кузгату җиңел булмады, чөнки аның яшьлеге шушы кала белән бәйләнгән – КамАЗны төзүдә катнашкан егет бит ул.

Башка туфракка күчереп утырткан гөл тиз генә гөрләп үсеп китә алмаган кебек, Казанга авыр ияләштек. Хәтта ни ашкынып килгән мин дә. Аллага шөкер, әкрен генә бер эзгә төштек инде хәзер. Казанга беренче булып Алиябез күчте, ул монда килеп укырга керде. «Үз йортыбыз булсын» дип, башта коттедж эзләгән идек. Мин бит бакчада казынырга яратам. Тик соңыннан, «Алсуыбыз кечерәк, уңайлырак фатир гына алыйк, шәһәр читеннән мәктәпкә йөрергә аңа авыррак булыр», дигән уртак фикергә килдек.

Күчүен күчтек, әмма Казан кайчандыр мин белгән кала түгел иде инде…

«Казанда яшәсәм, концерт, театрларга йөрермен», дип хыяллана идем. Йөрибез үзе, ләкин барыбер еш түгел – вакытны җиткереп булмый. Курсташларым белән күбрәк аралашырмын дип уйлый идем, алар белән очрашканнан соң исә безнең юлларның инде аерым икәнен аңладым. Алар – театрда, мин – эстрадада. Шулай итеп, үз теләгәнемә ирешсәм дә, хыялым тормышка ашты дип уйламыйм. Кыскасы, Казан мин көткәнне бирмәде…

– Һәр яңа эшкә алынганда илһам кирәк. Ә синең илһам чыганагың кем яки нәрсә?

– Гастрольләр, андагы очрашулар, дуслар… Монысы бер. Икенчедән, минем тормышым шактый катлаулы уза. Югалтуларым да күп. Шул кайгылардан араланырга иҗатым көч бирә һәм яңадан-яңа җырлар туа. Адәм баласына язмыш сынауларны әзерләп кенә тора бит ул. Менә шунда егылып калмыйча, алга атларга – үзеңдә көч табарга кирәк. Миңа андый чакларда бер җылы сүз җитә. Ходай Тәгалә киләчәктә дә бөгелеп төшәргә ирек бирмәсен иде, мин шуны сорыйм. Ә илһам чыганагымның иң зурысы, әлбәттә, гаиләм, балаларым.

– Менә син «дусларымнан көч алам» дидең. Ә безнең халыкта «дусларыңа ышанма» дигән гыйбарә дә бар бит әле.

– Әйе, дөрес әйтәсең, нәкъ шулай. Казанга күчкәч дуслар сайлый белмәвем, кешеләргә артык нык ышануым аркасында авырлыкларга очрадым да инде. Артык гади, ихласлыгымны яшерә алмый торган кешемен. Гафу да итә беләм. Минем бит бөтен тормышым сәхнәдә, ул – уч төбендәге кебек. Теләгән һәркем сәхнә артына кереп, анда ниләр булганын да күрә ала. Ә бу дөньяның исә миннән башка узып китә торган вакыйгалары, мин белми калган яңалыклары күп. Моның өчен иремә рәхмәтлемен. Ул мине авырлыклардан, борчулардан сакларга, араларга тырыша, кайчагында беркатлылыгым өчен ачулана да. Мин кешеләрне яратам, алардан беркайчан гаеп эзләмим, дусларны да ничек бар, шулай кабул итәм, һәрберсеннән күңел матурлыгы эзлим. Алда әйткәнемчә, шуның өчен кайчагында үземә «эләгә» дә инде.

– Дөнья бит бу, төрле вакыт була, яшь аралаш кына көлгән чаклар да. Ә син сәхнәгә һәрвакыт елмаеп чыгасың…

– Тамашачы минем җырларымны тыңларга дип билет сатып алган, матур итеп киенеп концертка килгән – ул бәйрәм көтә. Кайчакта тулыр-тулмас заллар була. Кайберәүләр андый чакта сәхнәгә залга җыелган тамашачыны гаеп итеп, канәгатьсез икәннәрен яшермичә килеп чыгалар. Менә моны мин аңламыйм, киресенчә булырга тиеш бит. Халык сиңа бүген килгән, аңа бүген рәхмәтле булырга, бүген баш ияргә тиешсең. Минем өчен һәрбер тамашачы кадерле булгач, ничек инде аның каршына елмаеп чыкмыйм ди?! Мин аларны елмайтам, үзем дә елмаям, елатам, аларга кушылып аннан үзем дә елыйм. Һәм боларның берсе дә ясалма түгел, ә чын күңелдән. Без тамашачыны яратырга, хөрмәт итәргә тиешбез.

– Син нинди хатын, нинди әни, ниндиерәк дәү әни?

– Гастрольләргә парлап, ирле-хатынлы чыгып китсәк тә, Габделхәйнең хатыны булганга караганда, анда мин күбрәк җырчы һәм артистмындыр. Анда ирем мине тәрбияли, өстемә тузан да кундырмый. Концерт алдыннан киемнәремә кадәр әзерли, кибеткә дә үзе йөри. Мин берни эшләмим, җырлыйм гына. Гастрольдә мин иркә хатын. Ә өйдә башкача. Монда мин гап-гади хатын-кыз, кызларымның әнисе. Габделхәй дә, балалар да мин әзерләгән ризыкларны бик яраталар, үзем дә кухняда теләп кайнашам. Нинди әни дигәндә, балаларыма минем беркайчан да «алай итегез, болай итегез», дип әйткәнем, берсенә дә тавышымны югары күтәреп дәшкәнем юк. Минем үземне дә әти-әнием шулай үстерделәр, шулай тәрбияләделәр. Алиямне хәзер читтән генә күзәтәм. Алар ире белән аерым яшиләр. Акыллы хатын, булдыклы килен кызым. Ул, шөкер, безнең йөзебезгә кызыллык китермәде, моннан соң да шулай була күрсен. Алсуыбыз да үсеп килә. Соңгы вакытта рок музыка белән кызыксына әле. Мин моның өчен бераз борчылам да, ә Габделхәй көлә генә. Әлбәттә, мин баламны аңларга телим, ләкин ник аның белән кызыксынасың, алай эшләмә дип бервакытта да әйтмим. Кызларым – минем горурлыгым. Бу дөньяда мин алар өчен яшимдер кебек. Ике кызыбыз янына киявебез Илнур, нәни оныгыбыз – бер яшь тә дүрт айлык Әминәбез өстәлде менә. Аны гел яратып кына торасыбыз килә. Мине инде ул телевизордан күреп тә таный, «махсус сүндереп карыйбыз, кабызырга кушып елый», ди Алия. Радиодан җырларны ишеткәндә дә таный. «Кызым, без гастрольдә чакта Әминә мине онытмасын, фотоларымны күрсәтеп тор», дим әнисенә. Оныгыбызның фотосурәтләре исә гел үзебез белән. Гастрольләрдән шул сабыйны сагынып кайтабыз хәзер. Көн дә аның белән генә утырыр идем, андый мөмкинчелек юк шул.

– Алсу укыган мәктәпкә, ата-аналар җыелышына йөрисеңме?

– Мин сирәк булам. Күбрәк Габделхәй бара. Ул анда ата-аналар комитетында әгъза да әле. Әти кеше буларак ул активрак. Чаллыда, Алия әле мәктәптә укыганда да ул шундый иде. Ир һәм ата вазыйфасын Габделхәй искиткеч башкара. Кирәк чакта, әлбәттә, укытучылар белән мин дә сөйләшәм.

– Хәния! Менә син егерме ел сәхнәдә. Бу аз вакыт түгел. Шушы еллар эчендә син үзгәрдеңме, әллә тамашачымы? Яисә барысы да элеккечә калдымы?

– Безнең буын үзгәрешләр чорында яши. Мәктәптә укыганда башта октябрят, аннан пионер, соңрак комсомол булдык. Бүгенге балалар боларның берсен дә белми. Идеологиябез елдан-ел үзгәрә, без дә шуның белән үзгәрәбездер. Ә иҗатка килгәндә… Репертуарымның темасы шул ук – туган як, әти-әни, дуслар, мәхәббәт. Әмма җырлау алымы, җырларны эшкәртү, ансамбльдәге егет-кызлар да үзгәреп торалар. Яшьләр килә. Алардан мин өйрәнәм, алар миннән өйрәнә. Менә шулай бер-беребезне тулыландырып алга барабыз.

Ә тамашачыга килсәк… Әле күтәрелеп кенә килүче бер җырчы – «йолдыз»ның күптән түгел газетадан әңгәмәсен укыдым. «Зал җыю өчен нәрсә эшләргә кирәк?» дигән сорауга ул: «Үземнең киемнәрем белән шаккаттырачакмын. Ә зал тутырып тамашачы җыю өчен бик гади булырга һәм үзеңнән дә гади тамашачы өчен җырларга кирәк», дигәнрәк фикер әйткән. Менә егерме ел рәттән Россиянең бик күп шәһәрләрендә меңәр кешелек залларда концерт куям. Мин үземне бик гади дип әйтмәс идем. Тамашачы белән ачык итеп сөйләшүем, аларны җәлеп итүем гадилек түгел, ә күңел байлыгым дип уйлыйм. Мин концерт куйган тамаша залында профессор да, галим дә, укытучы да, министр да һәм, әлбәттә, гади халык та бар. Алар барысы да минем иҗатымны ничек бар, шулай кабул итәләр. Россия киңлекләре буйлап сибелгән халкым җырга, моңга сусап яши. Безне – татар җырчыларын алар кадерле кунак итеп кабул итәләр, күзләрендә яшь, күңелләрендә сагыну. Яңа гына Башкортстан, Екатеринбург, Чиләбе якларыннан тамашачы белән аралашып, җыр-моңнарымны бүләк итеп кайттым. Халкым таралып яшәсә дә, бергәлеген, бөтенлеген югалтмый. Телне, динне сакларга тырыша. Татарстанга, Казанга изге җир итеп карый. Аралашкан һәрбер тамашачы туган җиргә сәлам тапшыруны үтенә. Ә мин менә һәрчак аманәтне җиткерергә тырышам…

– Гомер аты, әкренләп кенә булса да, алга чаба. Киләчәкне ничегрәк күз алдыңа китерәсең?

– Тормышым бүгенгечә бар яктан да тәэмин ителгән булырга тиеш дип уйлыйм. Габделхәем белән бергә тигезлектә яшәп, чит илләргә сәяхәт кылып, андагы тормыш белән танышырга хыялланам. Балаларымның игелеген күреп, туганнар белән бергә, Акъәби белән Ак бабай булып яшәрбез дип өметләнәм.

 

Мин Хәнияне күптән һәм шактый якыннан беләм. Ул күз өстендәге каш кебек, татар эстрадасындагы хатын-кыз җырчыларыбыз арасында гел иң беренче рәттә. Аның турында халык арасында әйбәте дә, гайбәте дә йөри. Тик нинди югарылыкка күтәрелсә дә, аңарда бервакытта да «йолдыз чире» булмады, нинди авырлыклар белән очрашса да, ул сыгылып та төшмәде. Яңадан-яңа җырлар иҗат итеп, татар тамашачысы алдында үзенең кабатланмас җырчы икәнен исбатлап килде һәм килә. Киләчәктә дә шулай булыр, чөнки моның өчен бөтен мөмкинлеге дә бар аның. Гаиләсе түгәрәк, дуслары янында, тамашачысы тугры. Сәхнәдә дә, тормышта да тоткан кыйблаңа хыянәт итмичә яшәргә, иҗат итәргә язсын сиңа, дустым, дип теләк телим аңа.

Гөлназ ШӘЙХИ.

“Халкым минем” газетасы, 2011 ел.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*