tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” газетасының чираттагы саны
“Халкым минем” газетасының чираттагы саны

“Халкым минем” газетасының чираттагы саны

“Халкым минем” газетасының чираттагы июль саны дөнья күрде. Бу сан күбрәк татар яшьләре тормышына багышланган. Шулай ук халкыбызның үткәнен, бүгенгесен чагылдырган саллы гына язмалар да урын алган. “Форум алдыннан” дигән рубрикада “Күңел ачудан без ерак” дигән язмада газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхинең  Бөтендөнья татар яшьләре Форумы рәисе Тәбрис Яруллин белән әңгәмәсе урнаштырылган. Анда ике ел эчендә татар яшьләре Форумы тарафыннан башкарылган эшләр, киләчәккә планнар турында сүз бара.

“Бу көнне гомергә оныта алмады Марзия. Шушы бер көн өчен аны төрмәгә ябалар. Сугыш кебек рәхимсез, үзәккә үткән суык көннәрдә Казан шәһәренең Красин урамындагы төрмәдән конвой белән судка йөртәләр. Йөри торгач, ФЗӨдә бирелгән ботинканың олтаны төшеп кала. Судтан кайтканда аның ике аягы да өшегән була инде… Төрмәдә бергә утырган хатыннар  сулышлары белән җылыта-җылыта оекларын кубарып алалар, үзләренең шәлъяулыклары белән бәйләп, кызның аякларын саклап калалар.” Әлеге өзек “Кайгы катулары бар..” дигән язмадан. Аның авторы тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова. “Гөргөри”. Марсель Галиевның шагыйрь Гәрәй Рәхим турындагы мәкаләсе шулай дип атала.

Газетаның “Фикер” сәхифәсендә Римзил Вәлинең “Дикъкатә лаек хәзерге көн татар яшьләре” дигән аналитик язмасы –  фикербүгенге татар яшьләре тормышы турында уйлану, тәкъдимнәр, сорауларны үз эченә алган.

“Халкым минем”нең июль санында шулай ук Түбән Новгородта узган Федераль Сабантуйдан, “Калфак туе”ннан фоторепортаж белән дә танышырга була.

Татар яшьләренә багышланган “Торган җир алтын…”, “Татар телле интернет” кебек кызыклы язмаларның авторы Булат Ибраһимов.  Шулай ук Булатның Башкортстанда яшәп иҗат итүче шагыйрь Нурлан Ганиев белән әңгәмәсе дә укучы күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.

“Илле яшьлек Егет”. “60 нчы еллар уртасында СССР авыл хуҗалыгы зур үзгәрешләр кичерә. Хрущев чорындагы икътисадта да, идарә итүдә дә уйланылмаган хисапсыз тәҗрибәләр, салым богаулары белән авыл кешесен шәхси хуҗалыкта җитештерүдән тәмам биздерү илнең азык-төлек куркынычсызлыгын упкын чигенә бастыра. Илнең яңа җитәкчелеге, бу шартларда авыл хуҗалыгы сәясәтен кискен үзгәрү генә һәлакәттән саклап кала аласын аңлап, крестьян муенындагы салым элмәген бераз бушата: колхозларга берникадәр икътисади ирек бирә, авыл тирән белемле кадрларга кискен кытлык кичергәнен таный. Шуңа да 60 нчы елларда ил буенча шактый авыл хуҗалыгы уку йортлары ачыла. Татарстанның борынгыдан мәгърифәте, һөнәрчелеге белән генә түгел, игенчелеге, терлекчелеге белән дә дан тоткан төбәге – Казан артында да, күрше-тирә районнар өчен генә түгел, ә бөтен республикага кадрлар әзерли торган авыл хуҗалыгы техникумы ачу турында фикер туа. Мондый фикерне тормышка ашыру өчен, кайсы яктан карасаң да, иң яхшы урын – Арча! Зур район үзәге, тимер юл станциясе бар, кадрлар табуы, урнаштыруы да җайлырак… Ләкин ТАССР авыл хуҗалыгы министры Госман Җиһаншин техникумны бары тик Әтнәдә ачу ягында… Арча райкомының беренче секретаре булганда Әтнәнең мөстәкыйльлеген саклап кала алмавы, инде министр вазыйфасында туган авылына кабат районны кайтарта алмавы күңелен әрнеткәндерме Госман Шаһиевичнең, әмма обком алдында да, РСФСР Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдында да яңа техникумны Олы Әтнә авылында ачу кирәклеген дәлилләп чыга ул… Һәм 1966 елның 23 нче маенда югарыда искә алынган карар дөнья күрә.”Марат Хәбибуллинның язмасы кызыклы, эчтәлекле, мавыктыргыч.

Балалар өчен “Күчтәнәч” сәхифәсе дә нәниләргә бүләк.

Театр: кичә, бүген, иртәгә.  Әлеге сәхифәнең  авторы Луара Шакирҗанова “Тырышкан табар…” дигән мәкалә тәкъдим итә.  Язма Г. Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин турында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*