tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татарлар» газетасының яңа саны дөнья күрде
«Татарлар» газетасының яңа саны дөнья күрде

«Татарлар» газетасының яңа саны дөнья күрде

Хөрмәтле милләттәшләрбез, «Татарлар» газетасының ноябрь саны дөнья күрде. Бу санда укучыларыбыз Татарстан һәм Чуашстан Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре, Чуашстан татарлары милли-мәдәни мохратияте рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган әңгәмә белән таныша ала. Шулай ук газетабыз битләрендә Булат Ибраһимовның Татар республикасының яңа икътисадый сәясәткә (НЭП) күчү чорында авыл хуҗалыгына, мәгариф һәм фән, мәдәни тормышына күзәтү дә урын алды.

Газетабызның даими рубрикаларында – Литва Республикасының Клайпеда шәһәрендә Татар мәдәнияте көнен уздыру, Санкт-Петербургта беренче Татар медиафорумы, Киров өлкәсе Никольское авылындагы мәчет ачылуы турында укырга мөмкин. Шулай ук басмабызда Төркиядә, Германиядә, Үзбәкстанда, Пермь, Төмән, Самара, Ульян өлкәләрендә гомер иткән милләттәшләребезнең хәбәрләре дә урын алды.

Исегезгә төшерәбез, 1 нче июльдән газета яңа исем белән «Татарлар» дип нәшер ителә башлады. Татарстан буенча газетаның индексы – П 2359. Россия буенча индексы – П7075.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*