tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анкараның Хаҗы Байрам Вәли университетында “Татарча диктант”ка йомгак ясадылар
Анкараның Хаҗы Байрам Вәли университетында “Татарча диктант”ка йомгак ясадылар

Анкараның Хаҗы Байрам Вәли университетында “Татарча диктант”ка йомгак ясадылар

26 ноябрьдә Анкараның Хаҗы Байрам Вәли университеты Әдәбият факультеты аудиториясендә татар теле дәресе кысаларында Татарча диктантка йомгак ясалды. Әлеге чарада Заманча төрки телләре һәм әдәбиятләре бүлеге деканы, профессор Фатих Киришчиоглу, татар теле укытучысы Ышылай Сава һәм укучылары да катнашты.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм значоклар тапшырылды. I, II, III урынга лаек булганнарга истәлекле бүләкләр бирелде. Чарада Г.Тукайның “Туган авыл”, Х.Туфанның “Кайсыгызның кулы җылы”, “Агыла да болыт агыла” шигырьләре укылды, Г.Сафинның “Яшь гомер”, “Мәдинә гөлкәем” кебек җырлар җырланды.

“Анкарада яшәп бер-беребезне танымый идек. Бу диктант безне таныштырды”,- дип әйтте Яр Чаллы кызы, 2005 елында Анкарага укырга килеп, Анкарада яшәргә калган, өченче урынны алган Гүзәл Кутлуана.

 

Айгөл Зара Кәбирова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*