tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралия татарлары татарча диктант язды
Австралия татарлары татарча диктант язды

Австралия татарлары татарча диктант язды

Австралиянең Аделаида шәһәрендә гомер итүче татарлар татар җәмгыяте бинасына җыелып, татарча диктант язган. Бу хакта әлеге илдә яшәүче татар кызы Финзия Газизова хәбәр итә.

“Бик күңелле дә, кызыклы да булды. Акциядә катнашуыбызга шатбыз,”-ди милләттәшебез. Диктант язуда 7 кеше катнашкан. “Мин оештыручы булдым. Шуңа диктантның текстын үзем укыдым. Ә әзерлек эшләрендә милләттәшем Булат Ишмөхәммәтов бик булышты. Милли ризыклар да әзерләп алып килгәннәр иде, тәмләп чәйләр дә эчтек,”-ди Финзия. “ТНВ-планета каналыннан Филүс Каһиров текстны укый башлагач, кызып китеп тагын бер кат утырып яздык, “- дип көлә. Диктант язу авыр булмаган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*