tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кулыбызга каләм алдык!
Кулыбызга каләм алдык!

Кулыбызга каләм алдык!

19 октябрь көнне татар халкы дөрес язу осталыгын тикшерде. Быел дүртенче тапкыр уза торган “Татарча диктант” акциясендә 22 ил һәм 42 төбәк катнашты. «ШАЯН ТВ» каналы да мондый чарадан читтә калмады.

“ШАЯН ТВ” хезмәткәрләре диктантны Казан шәһәре Яңа Савин районының 177 нче лицей бинасында язды. Диктант текстын каналның башкарма директоры, баш мөхәррире, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Сәхабетдинова укыды.

“Укытучылар, укучылар, мәртәбәле артистлар, диктант язарга килгән әти-әниләр каршында диктант текстын уку – зур җаваплылык. Мондый акцияләр күбрәк булсын иде. Телебезне саклауда алар әһәмиятле роль уйный. Безгә күбрәк татарча укырга, язарга һәм, әлбәттә, «ШАЯН ТВ» каналын карарга кирәк”, – диде Рамилә Сәхабетдинова.

Диктант язарга каналның төп геройлары Шаян, Биби, башка алып баручылар, канал хезмәткәрләре белән берлектә, Татарстан Дәүләт советы депутаты, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева, Г.Камал театры артисты Алмаз Сабирҗанов, К.Тинчурин театры артисты Артем Пискунов та килгән иде.

“Бу акциядә беренче тапкыр катнаштым. Күптәнге хыялым иде. Диктант язмаганга 20 елга якын вакыт узган. Менә бүген парта артына утыргач, кире мәктәп елларына кайткан кебек булдым. Җан рәхәтлеге кичердем. Укыганда яхшы билгеләргә генә яза идем. Бу юлы ничек булгандыр?! Шушы хисләрне кичерергә мөмкинлек биргән «ШАЯН ТВ» каналына рәхмәт! Мондый чаралар булганда, туган телебез яшәячәк. Бу бит очрашу, бергә җыелу өчен дә яхшы мөмкинлек”, – дип фикерләре белән уртаклашты Алмаз Сабирҗанов.

177 лицейның татар теле укытучысы Миңлегөл Вафина да мондый чараларның узуына шатлануын җиткерде.

“Беренчедән, без бер-беребезгә якынаябыз. Барыбыз да – укучы. Мәктәп елларына кайткан кебек булабыз. Быелгы текст та бик актуаль иде. Дөрестән дә, китапсыз милләт – киләчәксез милләт”, – диде мөгаллим.

177 лицей базасында «ШАЯН ТВ» каналы белән берлектә уздырылган «Татарча диктант» акциясендә 100гә якын кеше катнашты. Һәркайсы чараны оештыручыларга чиксез рәхмәтләрен җиткерде. Алар татарча язу осталыгын тикшереп кенә калмады, ә туган теленең киләчәгенә битараф түгеллеген дә дәлилләде.

shayantv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*