tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Татарча диктант” акциясендә 3000нән артык әлмәтле катнашты

ВИДЕО: “Татарча диктант” акциясендә 3000нән артык әлмәтле катнашты

Бүген Әлмәт бердәм булып бөтендөнья “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Район башлыгы Тимур Нагуманов житәкчелегендә әзерлек эшләре Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге, мәгариф, мәдәният, балалар һәм яшьләр белән эшләү идарәләре белән берлектә оештырылды.

26 сентябрь көнне “Татарча диктант” акциясе тантаналы рәвештә калабызның Яшьләр үзәгендә башланып китте. Татар халык ашлары күргәзмәсе, калфак чигу буенча мастер-класслар, килгән кунакларны каршы алып торучы милли киемле татар кызлары, районыбызның сәнәгать осталары катнашында оештырылган концерт номерлары – бар да милли рух белэн сугарылган күтәренкелек, бәйрәм кәефе тудырды.
Чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова сәламләде.

-Татарча диктант безнең милләт буларак бөтенлегебезне, бердәмлегебезне ассызыклауга, тарихыбызны, телебезне белүгә, өйрәнүгә омтылыш булдыруга юнәлдерелгән акция. Әлеге юнәлештәге мөһимлек хакында республикабыз президенты Рөстәм Миннихановның юлламасында да әйтеп кителде, – дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. Район башлыгының тәбрикләү сүзләрен җиткереп, туган телебезне яратырга өйрәнергә, хөрмәт итеп яшәргә чакырды.

Алга таба диктант язу урыны итеп Яшьләр үзәген сайлган татар интеллигенциясе бердәм булып ТНВ- Татарстан каналы аша онлайн рәвештә уздырылучы дөньякүләм акциягә кушылды.

Әлеге акциягә бердәм рәвештә район башкарма комитеты һәм Советы,оешма, предприятие хезмәткәрләре дә кушылды. Алар татарча язу буенча үз белемнәрен сынадылар.

Татарча диктант язу Әлмәт районында барлыгы 52 мәйданчыкта оештырылды, акциядә төрле яшьтәге 3000 артык әлмәтле катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*